Пенсионерлар һәм социаль пособиеләр алучылар акрынлап «Мир»карталарына күчә. Моны беренче октябрьгә кадәр эшләргә кирәк иде. Хәзер әлеге вакыт ел ахырына кадәр озайтылды.
Яңа елдан «Мир» карталарына пенсияләр, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр, 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балага ай саен, шулай ук өченче яки аннан соңгы балалар туганда бирелә торган акчалата түләүләр күчерелә. Картаны рәсмиләштерү өчен күп функцияле үзәкләр яки Пенсия фондының теркәлү урынындагы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.