Мәктәп укучылары өчен бушлай дистанцион олимпиада курслары ачты. Программалар VII-XI сыйныф укучыларына исәпләнгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Укучылар өчен 60тан артык курс тәкъдим ителә. Мисал өчен, 16 академик сәгатьтән торган зур булмаган модульләр сайларга мөмкин. Курслар табигый, гуманитар һәм техник фәннәргә караган 20гә якын предметны колачлый.
Курслар олимпиадаларның төрле этаплары гына түгел, башка интеллектуаль ярышларга әзерләнү өчен дә туры килә. Моннан тыш, программа (рус теленең пунктуациясе, Россия тарихы яки экология буенча) сайлау мөмкинлеге дә бар.
Бушлай онлайн-курстан файдалану өчен башта теркәлергә кирәк.