Печищедагы танылган шахта хәрабәләре чүп-чардан чистартыла. Бу 10 чакрымга сузылган 15 метр чамасы тирәнлектәге иске гипс шахталары. Биредә үлем очрагыннан соң, төзелеш калдыкларын ташлыйлар иде. Экологлар бу урырнны чистартуны таләп итте.Теманың дәвамы киләсе репортажда.
Хәрабәләр урынына 5 класслы куркыныч әйберләр-зур көнкүреш калдыклары-нигездә матраслар, җиһазлар, агач материаллар ташланган. Экологлар беркетмә төзегән. Җаваплы зат белән элемтәгә кергәннәр.
Кызганыч, хәрабәне саклауга алу мөмкин түгел, ул Иван Грозный патшалык иткәндә эшләгән шахталарның бер өлеше булудан тыш, бернинди кыйммәткә ия түгел.
Территориядән тыш, санкцияләнмәгән чүплекләрдән туристлар да зыян күрә, җәй көне биредә алар бик күп килә.
Гади хакыйкать хәтта балаларга да аңлаешлы.
Булат Шакиев Ленар Хәбибуллин, Татаростан яңалыклары, Югары Ослан районы.