Патша сукмаклары буенча Татарстанны танып була — республика башкаласында Император маршрутын үстерү турында фикер алышалар. Беренче тапкыр аны Елизавета-Сергиев укуларында тәкъдир иттеләр. Ул чакта император гаиләсе булган Россиянең барлык шәһәрләрен берләштерергә тиеш дигән фикер яңгыраган иде. Казанда, туристларның иң популяр шәһәрләренең берсе буларак, проектка бик җитди карыйлар, туристик маршрутны ачыклыйлар.
Император маршрутына Россия патшалары, Романовлар династиясе вәкилләренең Казан губернасына визитлары белән бәйле әһәмиятле объектлар керде. Һәр визит — шәһәр һәм республика үсешендә мөһим этап.
СНХ Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Мәдәният министры
без туристларның тарихи белемнәрен арттырырга, кызыксынуларын көчәйтергә телибез.
Тур өч көн дәвам итәр дип көтелә. Аны елның теләсә кайсы вакытында оештырырга мөмкин. Маршрут Казан,Зөя, Лаеш,Болгар аша уза.
Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов: «Казандагы маршрутның төп объектлары – соборда, күп санлы музейларда булу. Һәм, әлбәттә инде, безнең классик объектлар-Казан Кремле, Зөя утрау-шәһәре, Казан үзәгендәге тарихи биналар. Туристик маршрутларга Болгар да керә.»
Республика кунаклары Зөя утрау-шәһәре, Борынгы Болгар, Лаеш, Алабуга, Мамадыш, Тәтеш районнарындагы тарихи истәлекле урыннарны карый ала. Беренче туристлар-экспертлар.
Тарихи фондның күзәтчелек советы рәисе Анна Громова: «Сокланып туя алмадык! Экскурсияне оештыручыларның, методистларның тарихны яхшы белүләре, мавыктыргыч итеп сөйләүләре -барысы да югары дәрәҗәдә иде.»
Император маршрутына Россиянең 22 төбәге җәлеп ителгән. Һәрберсе үз маршрутын әзерли. Тиздән Казан Кремлендә махсус тарихи урыннар музее ачыла. Анда императорларның сәфәрләре турында мәгълүматлар туплана.
Ралина Абрамова, Айрат Каюмов, Татарстан яңалыклары.