Пассажирларның иминлеген тикшерәләр. Атна ахырына кадәр Казанда «Куркынычсызлык каешы» рейдлары уза.
Дәүләт автоинспекциясенең төп игътибары – гади кагыйдәләрне үтәүгә – автомобильдәге каешларны эләктерүгә юнәлтелгән. Башкала ЮХИДИ идарәсендә искәртеп узуларынча, аларны куллану машина йөртүче һәм алгы утыргычның пассажиры өчен юл – транспорт һәлакәтләрендә һәлак булу яки җитди имгәнүләр алу ихтималын күпкә киметә.