Татарстан автоинспекторлары пассажир автобусларын тикшерүгә кереште. Махсус рейдлар унынчы августка кадәр дәвам итә.
Җәмәгать транспортының техник торышын да, пассажирлар йөртүгә лицензияне дә карыйлар. ЮХИДИ хезмәткәрләре шулай ук автобус йөртүчеләрнең рейска чыгар алдыннан медицина каравы узуларына, транспортның техник контроле ничек үткәрелүенә дә игътибар итәләр.