Фәрит Мөхәммәтшин төбәкләр тарафыннан Россия Президенты Юлламасын гамәлгә ашыруның нәтиҗәле һәм ышанычлы механизмын эшләргә кирәк дип саный. Россия парламентаризмы көнендә Дәүләт Советы рәисе традиция буенча Санкт-Петербургта закон чыгаручылар Cоветы утырышында катнашты. Моннан 115 ел элек 27 апрельдә Төньяк башкаланың ТаврИческий сараенда беренче Дәүләт Думасы утырышы булган.
Санкт-Петербург
Россия парламентаризмы көнендә Владимир Путинның Закон чыгаручылар советы әгъзалары белән очрашуы инде традициягә әйләнде. Ил президенты Федераль Җыенга Юлламаны тормышка ашыру һәм Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзерлек мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте.
Федераль Җыенга Юллама турында сөйләгәндә, Владимир Путин Дәүләт Думасы һәм төбәк Закон чыгару җыеннары парламентарийлары документны гамәлгә ашыруга җаваплы карарлар, дигән ышаныч белдерде.
Закон чыгаручылар советы эшендә Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Ул төбәкләрдә Президент Юлламасының нигезләмәләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәле һәм ышанычлы механизмын эшләү зарурлыгына игътибар итте. Чөнки дәүләт башлыгы бурычларының күп өлеше ил субъектлары үсеше мәсьәләләренә кагыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе
Фәрит Мөхәммәтшин: «Без федераль үзәккә караганда, бу хәлне алданрак анализларга тиеш. Президент Юлламасының барлык пунктлары да минем кулда. 66 йөкләмәнең һәрберсе төбәкләргә кагыла. Бу беренче чиратта безнең эшебез.»
Россия Федерациясенең Федерация Советы Рәисе
Валентина Матвиенко: «Татарстан инде барысында санаган һәм дөрес эшләгән. Чөнки нәтиҗәле төбәк командасы.»
Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин төрле бюджет тәэмин ителеше белән бәйле хәлгә игътибар итте. Бу территориянең нәтиҗәле үсешен тоткарлый. Парламентның түбән палатасы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә депутатлар инициативасы буенча Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин белән очрашуда тикшереләчәк.
26 апрельдә Туган тел көнендә, республикабызда Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуны зурлап билгеләп үттеләр. Шул ук көнне Фәрит Мөхәммәтшин Төньяк башкалада бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салды. Парламентарийлар «Җиңү юллары: йөзләрдә тарих» күргәзмәсен ачуда актив катнашты, ә Дәүләт Советында Яшьләр парламенты әгъзалары җыелды.
Дәүләт Думасының язгы сессиясе тәмамлануга һәм парламент түбән палатасының җиденче чакырылышына санаулы айлар гына калды. Татарстаннан сайланган депутатлар төрле комитетларда, төрле юнәлешләрдә эшли, Ә иң мөһиме республика сайлаучылары белән актив эш алып баралар.
Дәүләт Думасыннан тагын бер репортаж. 1-нче сентябрьгә Татарстан мәктәпләрендә 900 гә якын шахмат зонасы ачыла. Алар «Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә укучыларның һәрьяклап үсеше өчен оештырыла. Моны танылган халыкара гроссмейстер Анатолий Карпов бәяләде инде. Ә республикабызда күп тапкырлар булган Олимпия чемпионы, танылган хоккейчы Владислав Третьяк безгә биргән интервьюда Европа илләренең күп кенә төбәкләре көнләшерлек статистика саннарын китерде. Дәүләт Думасында очрашуда спорт осталарының фикерләре белән кызыксындык.
Мәскәү
Халыкара гроссмейстер, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты
Анатолий Карпов: «Татарстан бу программа буенча беренче. Шахмат, шашка буенча бердәнбер халыкара гроссмейстер Рәшит Нәҗметдинов шахмат тарихына һәм традицияләренә нигез салды.»
Үзенең остазы, Казан шахмат мәктәбенә нигез салучы Рәшит Нәҗметжиновны искә алып, Анатолий Карпов Татарстанның «шахмат тарихы» күптәннән башланды дип бәяләде. 90 нчы еллардан әлеге спорт төрен республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев хуплады. Дөнья күләмендә Алисә Галләмова кебек шахматчы танылды.
Тәтештәге беренче мәктәпнең шахмат зонасы кече һәм өлкән сыйныф укучыларының яраткан урыны. Биредә күп кенә турнирлар уза, һәркем осталыгын камилләштерергә омтыла.
Казан университетының Алабугадагы филиалы мәктәбенең шахмат зонасына да яратып йөриләр. Һәр тәнәфестә һәм дәресләрдән соң шахмат такталары янындада яшь гроссмейстерларны очратырга мөмкин. Анатолий Карпов бу интеллектуаль уен белән дисциплина, өлгерешнең турыдан-туры бәйле булуына басым ясады.
Владислав Третьяк та Татарстанда спортның даими үсеше турында сөйләде. Дөньяда иң танылган хоккейчыларның берсе, СССР җыелма командасының легендар капкачысы берничә тапкыр республикада булды, боз сарайларын, спорт комплексларын ачуда катнашты.
Хоккей буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы, Россия Хоккей федерациясе президенты, РФ Дәүләт Думасы депутаты Владислав Третьяк: «Иң мөһиме-кешеләр турында кайгырту. Илкүләм проектлар эшли. Миңа Татарстан бик ошый. Европада спорт объектлары саны буенча алда тора. Бу Татарстан җитәкчелегенең кешеләр турында кайгыртуының күркәм мисалы. Башка өлкәләр өчен дә зур үрнәк.»
Танылган спортчы-парламентарийлар республикада илкүләм проектлар ярдәмендә тагын байтак шахмат зонасы, спорт мәйданчыклары, боз ареналары, сәламәтләндерү комплекслары ачылачагына ышана. Ә Татарстанның яшь буын вәкилләре үзләренең сәламәтлеген һәм интеллектын ныгыту мөмкинлегенә ия булачак.
….