Быел Татарстан мәктәпләрендә парламент дәресләре Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап уздырыла. Парламент дәресләрен үткәрү бер күркәм традициягә әйләнде. Проект Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты тарафыннан 2009 елдан бирле гамәлгә ашырыла.
Парламент дәресләре Татарстанның барлык мәктәпләрендә 15-20 февраль көннәрендә үткәрелә. Методик бүлек җитәкчеләре һәм укытучылар белән очрашулар 9 февральдә узар дип көтелә.