Парламентарийлар Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертте. 6нчы бүлектә 60 матдә өстәлгән. Төп яңалык республика җитәкчесе исеменә кагыла. Моннан тыш, берничә норма көчен югалтты. Бу федераль законнар белән тәңгәлләштерү нәтиҗәсе. Язгы сессиянең беренче утырышы барышыннан безнең репортаж.
Парламентның 40 нчы утырышында республиканың Төп законында үзгәрешләр турындагы карар бәхәсләрсез узды. Төзәтмәләр турында фикер алышырга вакыт җитәрлек иде – бу мәсьәлә декабрьдәге пленар утырышларда һәм комитетларда каралды. Исегезгә төшерәбез, узган ел ук республика законнарын федераль законнарга туры китерү буенча эшче төркем төзелгән иде.
Төп законның җиде бүлегеннән үзгәрешләр алты бүлеккә һәм 60 матдәгә кагылды. Республика Конституциясенең 25 нормасы үз көчен югалтты. Мәсәлән, моннан соң төбәк һәм хәрби прокурорлар Федерация Советы белән консультацияләрдән соң үз вазыйфасына билгеләнә һәм Россия Президенты тарафыннан азат ителә.
Шулай ук дәүләт хакимияте органнарының вәкаләтләре һәм югары вазыйфаи зат — Татарстан Республикасы башлыгы (Рәис) исеме расланды. Төп законга үзгәрешләр Татарстан Президенты тарафыннан кул куелганнан һәм рәсми басылып чыкканнан соң ук үз көченә керәчәк.
Яңартылган текстта Конституцион совет оештыру турында яңа матдәләр барлыкка килде. Документта шулай ук депутат таләбе җибәрелергә мөмкин булган затларның исемлеге киңәйтелә, ә Хөкүмәт даими эшләүче югары башкарма хакимият органы буларак билгеләнгән.
Проектны хаклы рәвештә барлык кызыксынучы якларның фикерен һәм позицияләрен исәпкә алып «компромисслы» булды дип атарга мөмкин. Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр федераль дәрәҗәдәге яңалыкларны чагылдыралар, шул ук вакытта республиканың Төп законының тотрыклылыгын һәм дәвамлылыгын тәэмин итүне күздә тота.
Дмитрий Второв, Ренат Сәхирбгәрәев, Эдуард Мөхәммәтҗанов, Татарстан яңалыклары