Узган атнада Татарстан парламентына 2022 елга һәм 2024-2025 нче еллардагы планлы чорга республика бюджеты проекты керде.
Документны профильле комитетларга тапшырдылар. Тиздән Дәүләт Советында республиканың төп финанс законы буенча фикер алышу башлана. Финанс министрлыгы тарафыннан бюджетның керем һәм чыгым өлешләрен билгеләү, шул исәптән республиканың зур предприятиеләре белән берлектә күп эш башкарылды. Профильле парламент комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, керемнәр һәм чыгымнар күләме, фаразланган күрсәткечләр белән чагыштырганда, арткан.
Республика парламентарийлары Дәүләт Советының көзге сессиясен башлап җибәрде. Көн тәртибендә 30дан артык мәсьәлә каралды. Төп закон проектлары турында без узган атнада сөйләгән идек. Балигъ булмаганнарның күзәтүчесез булуы, аларның хокук бозуларын кисәтү турындагы доклад та мөһим иде. Доклад белән вице-премьер Ләйлә Фазлыева чыкты. Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республикада узган елда мәгарифне үстерү программаларының ничек гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.
Республикада мең биш йөздән артык проблемалы гаилә теркәлгән, аларда 3 мең 252 бала тәрбияләнә. Ата-аналар алкоголь кулланучы 700 дән артык гаилә исәптә тора. Бу юнәлештә эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен, гаиләләрне саклау максатыннан республикада «Аеклык ноктасы» проекты тормышка ашырыла.
Ләйлә Фазлыева балаларның һәм яшүсмерләрнең үз-үзләренә кул салуын кисәтүне балигъ булмаганнар эшләре комиссияләре өчен иң җитди мәсьәлә дип атады. Статистика саннары куркынычлы.
Премьер-министр урынбасары фикеренчә, үз-үзенә кул салу омтылышлары санын киметү өчен мәктәп хезмәткәрләрен тиешле тәртип билгеләрен һәм факторларын тану форматына өйрәтү зарур. Ата-аналар да моңа мохтаҗ. Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, гадәттән тыш хәлләрнең һәр очрагы ачыкланырга тиеш, ә кайбер учреждениеләрдә, абруйны төшермәс өчен, мондый очракларны яшереп калырга тырышканнар.
Парламентарийлар мәгариф үсеше программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүмат тыңлады. Аны мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәкъдим итте. Узган ел Мәгариф һәм фән министрлыгы “Гражданнарны арзан һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү», «Мәгарифне үстерү», «Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеше» федераль программаларын тормышка ашыруда катнашкан. Шулай ук, телләрне саклау һәм өйрәнү, мәгарифне үстерү һәм талантлар белән идарә итү буенча өч республика программасы бар. Планнар күп. Министр аларны тәкъдим итте, депутатларның сорауларына җавап бирде.
Парламентарийлар өчен узган атна киеренке булды. Депутатлар Ижевск мәктәбендәге фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнарының кайгыларын уртаклашты. Фәрит Мөхәммәтшин Лаешның бер мәктәбендә иминлек чараларын булдыру тәҗрибәсе белән танышты, Татарстанның халык шагыйре, биш чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев юбилеена багышланган тантаналы кичәдә катнашты. Парламент рәисе Татарстан Конституциясенең 30 еллыгына багышланган халыкара юридик форумда булды.
Танылган кунаклар арасында Россия Хөкүмәтенең Югары суд инстанцияләрендәге вәкаләтле вәкиле Михаил Барщевский, закон чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры Талия Хәбриева бар. Фикер алышулар темасы «Хокукка хокук» дип билгеләнде. Ике көнлек форумда экспертлар чыгыш ясый, мәгариф, фән, инновацияләр һәм бизнес мәсьәләләре буенча ачык дискуссияләр уза. Республика Президенты сәламләвен Дәүләт Советы Рәисе игълан итте. Фәрит Мөхәммәтшин Казан юридик мәктәбенең аерым әһәмиятен билгеләп үтте. Нәкъ менә безнең хокук белгечләре өч дистә ел элек авыр сәяси шартларда Татарстанның яңа Конституциясе нормаларын әзерләгән.
Лаешта Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының күчмә утырышы узды. Этнәмәдәни күптөрлелек, миграцион процесслар, дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру – сөйләшүнең төп темалары шулар иде.
Лаеш халкы якташлары күренекле әдип, Россиянең беренче юстиция министры Гавриил Державин белән хаклы рәвештә горурлана. Кунакларны беренче чиратта туган як тарихы һәм Державин музейлары белән таныштырдылар, һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Күп милләтле районның мәдәни үрнәкләрен карадылар. Әле яңарак кына таҗиклар һәм үзбәкләр үз милли-мәдәни автономияләрен оештырган. Фәрит Мөхәммәтшинтөрле милләт вәкилләренең, “Ак калфак” оешмасының эшччәнлеген, рус мәдәниятенең Каравон, шулай ук Сабантуй һәм Нәүрүз бәйрәмнәрен күркәм узуын билгеләп үтте.