Парламент яңалыклары — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Икътисад

Парламент яңалыклары

01.03.2022
ДәүСоветта ниләр булып ята?


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, парламентарийлар узган атнада республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнаштылар. «Казан Экспо» коллегиясенә кадәр Россия агросәнәгать казанышларының 4 нче махсус күргәзмәсе ачылды. Парламент хәбәрләре турында тулырак минем коллегам Алия Галиуллина сөйләр.

Россиянең 33 төбәгеннән 200 дән артык компания үз технологияләрен, техникасын, продуктларын һәм, әлбәттә инде, яңалыкларын күрсәтте. Күргәзмә павильоннарында комбайннар, чәчү комплекслары, теләсә кайсы басуга керергә сәләтле заманча сиптергечләр, ашлама, орлыклар, фермер продукциясе тәкъдим ителде. Фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар узган ел 11 миллиард сумлык продукция җитештергән. Аерым блокта фән һәм мәгариф казанышлары күрсәтелде. Цифрлаштыру елында аграр университет үзенең уникаль Агробиотехнопаркын тәкъдим итте. Шунда ук югары уку йорты белән зур авыл хуҗалыгы компаниясе арасында студентларның практика узуы турында килешүгә кул куелды.
Күргәзмәне Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Лут карап чыктылар. Коллегия утырышында агросәнәгать өлкәсендә эшләүче Дәүләт Советы депутатлары да актив катнашты. Профильле комитет җитәкчесе Азат Хамаев фикеренчә, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү буенча лидерлык позицияләрендә калу, технологияләрдән калышмас өчен, мондый күргәзмәләр бик файдалы.

Новости СМИ2

Узган елгы гаять коры табигый шартларга карамастан, авыл хуҗалыгында җитештерүдә тотрыклылык саклап калынды. Быел да тармакны зур сынаулар көтә. Ашлама, ягулык-майлау материалларына бәяләр күтәрелде. Аграрийларга көчләрне бергә туплау мөһим. Тагын бер проблема-авыл халкының хезмәт хакы дәрәҗәсе түбән. Республика буенча уртача күрсәткечтән 40 процентка кимрәк булган районнар да бар. Президент авыл эшчәннәренә хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгында иминиятләштерү буенча бурычлар куйды. Әлегә җирләрнең сигез проценты гына иминиятләштерелгән. Бу бик аз. Җиргә ашлама кертүне дә нәтиҗәле итү зарур. Фермерларга ярдәм итү дә игътибар үзәгендә.. Президент фикеренчә, биредә Татарстан кулланучылар берлегенә зур эш йөкләнергә тиеш.
…
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узган атнада Россия делегациясе составында Душанбедә булды. Анда «Таҗикстан – төбәкара хезмәттәшлек мөмкинлеге» дигән Парламентара форум узды.

Парламентарийлар Муниципаль Совет сессиясендә катнашты. Ә зур концерт залында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантана узды.

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
“Акыллыбаш”лар осталыкларын күрсәтте

“Акыллыбаш”лар осталыкларын күрсәтте

Бүген һава температурасы 35-38 градуска кадәр күтәреләчәк

Татарстанда март аенда явым-төшем күп була

Без кырык беренче ел балалары — киноэкранда

Яңалыклар (2.03.22)

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+