Узган атна сәяси вакыйгаларна да бай булды. Республикада «Татарстан — казанышлар республикасы» дип исемләнгән автобус марафоны башланды. Прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Россия матбугаты көне белән тәбрикләде. Татарстанда «Информ УИК» проектын гамәлгә ашыралар.
Илдә Президент сайлавына Владимир Путинның тәкъдим ителүен хуплап имзалар җыю буенча бердәм көн узды. Шәһәрләрнең сәүдә үзәкләрендә имза җыю 23нче декабрьдән бирле бара, волонтёрлар консультация бирә.
Узган атнада республика һәм Россия казанышлары турында автобус марафоны башланды. Ул Татарстанның зур район үзәкләре Лаеш, Кукмара һәм Питрәч районнарыннан башланды. Проект барышында Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатлары, министрлар һәм җәмәгать эшлеклеләре фикер алышты. Алар республика казанышлары һәм Татарстанда милли проектларның тормышка ашырылуы турында сөйләде.
Узган атнада прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Парламент рәисе журналистларны Россия матбугаты көне белән тәбрикләде. Халык сайланучылары республика министрлыклары һәм ведомстволарының йомгаклау коллегияләрендә катнашты.
Бүген прокурорлар республикада законлылыкны һәм хокук тәртибен саклау буенча катлаулы һәм җаваплы бурычларны намус белән башкаралар — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Тантаналы чарада Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов катнашты. Ведомство хезмәткәрләре һәм ветераннарына видеокотлау Владимир Путин тарафыннан яңгырады. «Өч гасырдан артык тарихы дәвамында прокурорлар үзләренең әһәмиятле, саллы ролен, законга һәм ватанга хезмәт итүдә үзенең махсус билгеләнешен ышандырырлык итеп раслады», — дип билгеләде Дәүләт башлыгы. Татарстан Рәисе прокурорлар катнашында республика әлеге чараларны югары дәрәҗәдә уздырырга, аларның иминлеген тәэмин итәргә тиеш, дип ассызыклады.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика журналистларын Россия матбугаты көне белән котлады.
Казан гаилә үзәгендә республика массакүләм мәгълүмәт чаралары журналистлары җыелды, урын очраклы гына сайланмаган — 2024нче ел гаилә елы дип игълан ителде, гаилә үзәге холлында да журналистлар династияләренең фотокүргәзмәсе оештырылган. Фәрит Мөхәммәтшин аларга рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында хезмәттәшебез — техник бүлекнең әйдәп баручы инженеры Валентин БАндеров та бар иде.
Татарстанда «Информ УИК» проектын гамәлгә ашыралар. Бу хакта республика Үзәк сайлау комиссиясендә узган утырышта сөйләделәр.
Тавыш бирү 15нче,16нче һәм 17нче мартта уза. «УИК мәгълүматы» адреслы якын килүне күздә тота. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Гаилә елында «Сайлауларга бөтен гаилә белән» акциясен эшләтеп җибәрде. Конкурслар, республика сайлаучылары белән очрашулар, Татарстан мәктәпләрендә сыйныф сәгатьләре планлаштырыла. «Информ УИК» проектына килгәндә, аны гамәлгә ашыру 17нче февральдә башлана.
Казанда рус бильярды буенча халыкара турнир узды. Спорт турнирын оештыручыларны, катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
«Ирекле пирамида» буенча халыкара турнир беренче тапкыр олимпия системасы буенча 200 кертелгән шарга кадәр уйналды. Турнирда 16 иң көчле спортчы катнашты: Россия чемпионнары, дөнья чемпионнары, дөнья кубоклары җиңүчеләре, халыкара спорт мастерлары һәм спорт мастерлары. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда төрле спорт төрләрен, шул исәптән бильярдны үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Республикада әлеге интеллектуаль спорт төре елдан-ел популярлаша бара.
«Бильярд — ул кешеләрне уен өстәле артында берләштерүче спорт. Республикада бильярд даими рәвештә бер мең алты йөздән артык кеше шөгыльләнә, — дип ассызыклады парламент башлыгы.
Узган атнаның парламент хәбәрләре турында кыскача шулар иде.