Парламент хәбәрләре — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Икътисад

Парламент хәбәрләре

26.12.2023
Парламент хәбәрләре

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар советы чараларында катнашты. Россия Федерациясе Федераль Җыенының 30 еллыгына багышланган закон чыгаручылар Советы утырышы Союзлар йортының Колонналар залында узды.

Новости СМИ2

Утырышта катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путин «Безнең заманча парламент, аның ике палатасы, беренче тапкыр сайлау нәтиҗәләре буенча формалаштырылды, алар 1993нче елның 12нче декабрендә, Конституцияне кабул иткән көнне үк булды, — дип ассызыклады Владимир Путин, закон чыгаручыларга мөрәҗәгать итеп, — яңа Төп законның үз көченә керүе, шулай ук хакимиятнең демократик сайланган вәкиллекле һәм закон чыгару органы эшли башлау зур әһәмияткә ия булды, дәүләтчелекне һәм тулаем хакимият системасын ныгыту өчен нигез булды».

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Конституциянең нормалары булган һәм турыдан-туры гамәлдә булган, әмма нәкъ менә парламентка Төп законның һәр маддәсенең эчтәлеген, мәгънәсен һәм хокукый потенциалын ачарга кирәк. Россия закон чыгаручыларына тантаналы утырыш трибунасыннан шулай ук Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин мөрәҗәгать итте.

Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе һәм парламентарийлар Муниципаль берәмлекләр Советының 18 нче съездында катнашты, Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан — яңа гасыр» республика хәрәкәте Югары Советы утырышын уздырды, торак сәясәте комитеты узып баручы елга йомгак ясады. Ә депутатлар һәм масс-медиа вәкилләре соңгы юлга танылган журналист, Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резидә Макуеваны озатты.

Авырлыкларга карамастан, Татарстан алга таба эзлекле хәрәкәтен дәвам итә. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов Татарстан муниципаль берәмлекләре Советының 18 нче съездында белдерде.

Новости СМИ2

Барлык шәһәр, район һәм авыл җирлекләре башлыклары парламентарийлар, республика министрлары һәм хезмәт ветераннары белән бергә агымдагы елга йомгак ясадылар. Форумда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия һәм Татарстан парламентлары депутатлары катнашты. Съездга кадәр профильле министрлар катнашында 3 видео конференция узды. Юлларны һәм күперләрне карап тоту темалары буенча фикер алыштылар. Күп кенә мәсьәләләр форумның пленар өлешенә чыгарылды.
Махсус хәрби операциягә һәрьяклап ярдәм итү темасы һәр чыгышта һәм докладта яңгырый. Рөстәм Миңнеханов бу эшнең мөһимлеген аерым ассызыклады һәм үсешне билгеләде.

Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында Казанда түләүле паркингларны үстерү проблемалары һәм перспективалары турында фикер алыштылар. Казан урам-юл челтәрендә муниципаль түләүле парковкалар шәһәр үзәгенә керүче транспорт чаралары санын киметү, казанлыларны шәхси автомобильләрдә түгел, ә җәмәгать транспортында йөрү өчен оештырылган. Шәһәрне тормыш өчен, җәяүлеләр, туристлар, автомобиль хуҗалары өчен уңайлы өчен эшләнелә. Муниципаль парковкалар кертүне халыкның мөмкинлекләре чикләнгән төркемнәре хуплады, чөнки инвалидлар өчен урыннар барлыкка килә. Хәзерге вакытта 6983 паркинг урынының 720се мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен каралган.

Казанда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резидә Макуева белән хушлаштылар. Ул 62 нче яшендә озак вакытлы авырудан соң китте.

Новости СМИ2

Уфа нефть институтын «инженер-механик» белгечлеге буенча тәмамлагач, Резидә Галимҗан кызы тормышының күп өлешен масс-медиа өлкәсенә багышлаган. 90 нчы елларда ул Түбән Кама нефть химиясе телестудиясен җитәкли. Ә 1997нче елда, икенче югары белем алып, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенә килә. Аның хезмәт юлы — гади корреспонденттан башлана, «Татарстан» телерадиокомпаниясендә «Яңалыклар» хезмәтенең баш мөхәрриренә кадәр үсә.

2004нче елдан башлап Резидә Макуева республика парламентының матбугат хезмәтен җитәкли. 2 дистә елдан артык вакыт эчендә ул сәяси һәм парламент тематикасын яктыртучы журналистлар плеядасын үстерә алган. “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе коллективы туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Милли музей Яңа ел уенчыкларына кумелде

Милли музей Яңа ел уенчыкларына кумелде

Гүзәл Гюльвердиева һәм Илдар Харисовтан бәхетле гаилә серләре…

Гүзәл Гюльвердиева һәм Илдар Харисовтан бәхетле гаилә серләре…

26 нче декабрьда бераз кар, аерым районнарда буран булуы ихтимал

26 нче декабрьда бераз кар, аерым районнарда буран булуы ихтимал

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+