Парламентта киләсе өч елга төп финанс документы өстендә эш дәвам итә. Татарстан бюджеты Дәүләт Советының 48 нче утырышында беренче укылышта кабул ителде, профильле комитет төзәтмәләр таблицасын әзерли. Аларны якындагы утырышта карарга ниятлиләр. Депутатлар республиканың Экология кодексына, митинглар һәм демонстрацияләр уздыру, шулай ук янгыннан ирекле саклау турындагы законнарга үзгәрешләр керттеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында бюджет турындагы закон проекты сессия алдыннан эксперт советлары катнашында профильле юнәлешләр буенча парламент комитетлары утырышларында каралды, депутат берләшмәләре фикер алышты. Парламент тыңлаулары форматында республиканың төп финанс законы тикшерелде. Социаль-икътисадый үсеш фаразлары турында вице-премьер — Икътисад министрлыгы башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде, ә саннардагы нечкәлекләр турында финанслар министры Радик Гайзатуллин сөйләде.
Республиканың Экология кодексына үзгәрешләр кертелде. Алар безнең документны федераль кануннарга туры китерү белән бәйле.
….
Парламентта цифрлы технологияләр өлкәсендә кече һәм урта бизнесны үстерү өчен законнар белән тәэмин итү турында сүз барды. Бу теманы икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты депутатлары күтәрде.
….
Парламентта инвестицияләр