Республиканың төп финанс документы беренче укылышка әзер. Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышына парламентарийлар 2024нче елга һәм план чорына Татарстан бюджеты турында закон проектын хуплады. Ул инде парламент комитетларында карау процедурасы узды, профиль комитетында закон проекты буенча җыелма бәяләмә кабул ителде.
Утырышны ачып, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин республика бюджеты проекты турында фикер алышуда якындагы өч елга барлык парламент комитетларында, фракцияләрдә, парламент тыңлауларында, шулай ук республика башкарма органнарында һәм муниципалитетларда меңнән артык кеше катнашты, дип билгеләде.
«Безнең комитет барлык килгән тәкъдимнәрне анализлады һәм гомумиләштерде, — диде ул. — Билгеле кыенлыкларга карамастан, тәкъдим ителә торган бюджет социаль өстенлекләрне саклый». Закон проектын тәкъдим иткән Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин алдагы өч елда салым һәм бюджет сәясәтенә федераль законнарның үзгәрешләре сизелерлек йогынты ясауын билгеләп үтте.
Аерым алганда, муниципаль районнар бюджетларында 694 гидротехник корылманы тоту чараларын финанслауга өстәмә рәвештә 17,9 млн сум карала. Бюджет проектын эшләп бетергәндә, Чүпрәле муниципаль районына тышкы төзекләндерү буенча 12 объектны карап тоту һәм ремонтлау өчен 2,1 млн сум күләмендә акча бүлеп бирүне күздә тотарга тәкъдим ителә, аларда Җиңү көненә, Татарстан Республикасы көненә һәм башка бәйрәмнәргә багышланган иҗтимагый әһәмиятле чаралар үткәрелә.
….
Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Казандагы яңа генераль консулын кабул итте, гражданнар белән Дмитрий Медведевның Иҗтимагый кабул итү бүлегендә очпашты. Парламентарийлар «Татарстанның мәдәни башкаласы» фестивале республика районнары Мәдәният көннәрендә булдылар.
Дәүләт Советында Фәрит Мөхәммәтшин ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» 8 нче Республика фестиваленең Оештыру комитеты утырышын уздырды.
Асылда чираттагы фестивальгә старт бирелде. Зона этаплары 2024нче елның мартыннан алып апрельгә кадәр узар дип көтелә, йомгаклау этабы киләсе елның маенда була һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышлана. Бүгенге көндә бу Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү буенча иң зур иҗади проект, — дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин.
Шушы еллар эчендә фестиваль республикабызның мәдәни тормышында үз урынын тапты. Парламент җитәкчесе ассызыклаганча, мондый фестивальләр өлкән яшьтәге кешеләрнең иҗади сәләтләрен үстерүгә һәм буш вакытын оештыруга ярдәм итә. «Балкыш» фестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, муниципаль хакимият җитәкчеләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар ярдәмендә үткәрелә.
«Россия — минем тарих» тарихи паркында «Россия геройлары» фотокүргәзмәсе ачылды. Ул махсус операция уздыру чорында батырлыклары өчен Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булган хәрби хезмәткәрләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган. Күргәзмәне ачуда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Ул республика җитәкчелеге һәм Дәүләт Советы депутатлары исеменнән күргәзмәдә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде.
Кремльдә Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен төрле тармак һәм һөнәр ияләренә тапшырды.
Нәкъ менә алар — үз эшенең осталары һәм республика горурлыгы. Ольга Ерофеева һәм Ольга Гончарова — Казан дары заводының 6 нчы цехы хезмәткәрләре әлегә 2 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале ияләре.
Республика клиник хастаханәсенең бүлек мөдире Әлфия Одинцова, хәзер Россия Федерациясенең атказанган табибы.
Ә танылган язучы-сатирик, “Чаян” журналы мөхәррире Алмаз Хәмзин “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булды.
Табиблар һәм машина төзүчеләр, аграрийлар, торак хуҗалары, мәдәният хезмәткәрләре, масс-медиа “Атказанган” исеме белән бүләкләнде. Фәрит Мөхәммәтшиннан дәүләт бүләкләре ияләрен тәбрикләде. Парламент рәисе нәкъ менә шундый кешеләрнең — үрнәк һәм горурлык икәненә белдерде.
Иң мөһиме, аларның гаиләләре, балалары һәм оныклары хезмәт батырлыгы һәм батырлык үрнәкләре белән горурлана алачак.