Узган атнаның төп сәяси вакыйгасы «РОСТКИ: Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы. Бу вакыйга барышында «Халыкара мөнәсәбәтләрнең мөһим өлеше буларак сәяси партияләрнең үзара хезмәттәшлеге» түгәрәк өстәле утырышы узды. Аерым алганда, Кытай һәм Татарстанның парламент хезмәттәшлеге турында сүз барды. Ике илнең төп сәяси көчләре – Кытай халык Республикасы Компартиясе һәм «Бердәм РОССИЯ» партия диалогын карадылар.
Россия сенаторлары беренче Россия-Кытай форумын оештыруны югары бәяләде, ике дәүләтнең бизнес-даирәләре, партия структуралары һәм киң җәмәгатьчелеге мондый юнәлештә аралашуының дәвамлы булуына өмет белдерде.
Форум барышында парламентарийлар «Россия — Кытай» халыкара күргәзмәсен бәяләде. Татарстан өчен Кытай белән хезмәттәшлек өстенлекле характерда — бу хакта форумда Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бу хезмәттәшлек турыдан-туры диалог юнәлеше буенча да, халык дипломатиясе күзлегеннән дә өстенлекле булып тора. Соңгы елларда Кытай халык республикасы тотрыклы рәвештә Татарстанның төп партнерлары бишлегенә керә, соңгы өч елда гына товар әйләнеше 2 тапкырга арткан. Россия һәм Кытай җитәкчеләре куйган максатларга ирешүдә «халык дипломатиясе» дип аталган инструмент мөһим роль уйный.
Парламентарийлар көзге утырышларга әзерләнә. Бу атнада 14нче сентябрьдә алар Рәиснең ел саен уздырыла торган традицион Юлламасын тыңларга Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт залына җыела.
Рөстәм Миңнеханов аны Татарстанның эчке һәм тышкы хәле мәсьәләләренә багышлаячак. Юлламадан соң Парламент бинасында Дәүләт Советының киләсе утырышы ачыла.
Президиумда көн тәртибенә 18 мәсьәлә тәкъдим ителде. Шуларның 12се — республика закон проектлары. Игътибар үзәгендә электр двигательле транспорт өчен салым ташламалары һәм гамәлдәге документларга төзәтмәләр кертү. Шулай ук Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев Автоградта узган май көннәре турында хисап тотты, сайлау системасының Бердәм тавыш бирү көненә әзерлеген белдерде. Бу көнне 161 муниципаль совет депутаты, шул исәптән Павлюхин округы буенча башкала думасы депутаты сайланды.
Көзге сессия ачылышы алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин парламентарий-хезмәттәшләренә сайлаучылар мөрәҗәгатенә һәм округларда эшләүгә игътибарлы булу үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Парламент комитетлары каникуллардан соң беренче тапкыр утырыш үткәрелде. Халык сайланучылары бу ел бюджетын үтәү барышын карадылар, “Ватанны саклаучылар” фондының төбәк бүлегендә булдылар һәм “Елга порты” микрорайоны мисалында тирә-якны комплекслы үстерү планын гамәлгә ашыруны карадылар.
Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында парламентарийлар республика бюджетының бу елның беренче яртыеллыгында үтәлеше нәтиҗәләре турында фикер алышты. Финанс министры урынбасары Алексей Шишкин билгеләп үткәнчә, беренче яртыеллыкта консолидацияләнгән бюджетка 209 миллиард 900 миллион сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр кергән, үтәлеше еллык планның 57,5 процент тәшкил иткән. Депутатлар транспорт салымы турында республика законын төзәтергә тәкъдим итә. Үзгәрешләр электр автомобиль транспортына ихтыяҗны стимуллаштырырга һәм зарядка инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итәргә тиеш. Алар җиңел автомобиль, мотоцикл, мотороллер, автобуслар, электр двигательләре белән генә җиһазландырылган йөк автомобильләре хуҗаларын 2024нче елның 1нче гыйнварыннан 2028нче елның 31нче декабренә кадәр транспорт салымын түләүдән азат итә.
Студентлар лагерьларын капиталь төзекләндерү буенча максатчан программаны мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзалары эшләргә тәкъдим итә. Дәүләт Советының Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка тиешле мөрәҗәгать проекты безнең Парламентта әзерләнде. Шулай ук халык сайланучылары Татарстанда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру турындагы докладны тыңлады, мәгариф турында республика канунына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар.
Татарстан Республикасы һәм Россиянең чиктәш субъектлары арасында кадастр чикләрен билгеләү буенча эш нәтиҗәләре Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралды. Республикада күрше төбәкләр белән чикләрне раслау буенча күләмле эш төгәлләнеп килә. Бу юнәлештә эшчәнлек нәтиҗәләре турында комитет утырышында җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов хәбәр итте. Социаль сәясәт комитеты депутатлары «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы эшенә төшенделәр. Алар филиал биналарын карап чыкты, белгечләр белән аралашты. Оешманың төп бурычы — катнашучыларга, махсус операция ветераннарына, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм күрсәтү. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, гаиләсенә шәхси социаль координатор беркетелә, алар аңа мөрәҗәгать итә ала.
Елга порты үрнәгендә территорияләрне комплекслы үстерү проектларын гамәлгә ашыру турында сүз Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында барды. Утырыш башланыр алдыннан депутатлар һәм эксперт советы әгъзалары Портовая урамында урнашачак торак комплексында булдылар. Элек складлар, җитештерү биналары һәм гараж кооперативлары биләгән территориядә 1 миллион квадрат метрдан артык торак төзү, шулай ук яр буе һәм тиешле инфраструктура белән иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү планлаштырыла. Комитет башлыгы Александр Тыгин территорияләрне комплекслы үстерү проектларын гамәлгә ашыру барышында кануннарны җайга салу буенча да, финанс һәм юридик яктан тәэмин итү буенча да шактый мәсьәләләр ачыклануын билгеләп үтте.
Депутатлар күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү, шулай ук автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турындагы тәкъдимнәрне карадылар. Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында депутатлар республика нефть химиясе тармагының технологик суверенитетын тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин катнашты. Ул Татарстан коллегаларына киләсе елга федераль бюджетны формалаштыру барышы һәм сәнәгатьнең төп тармакларына дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында парламентарийлар республика бюджетының быелның беренче яртыеллыгында үтәлеше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Финанс министры урынбасары Алексей Шишкин билгеләп үткәнчә, беренче яртыеллыкта консолидацияләнгән бюджетка 209 миллиард 900 миллион сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр кергән, үтәлеше еллык планның 57 яртысын тәшкил иткән. Моннан тыш, депутатлар транспорт салымы турында республика законын төзәтергә тәкъдим итә. Үзгәрешләр электр автомобиль транспортына ихтыяҗны стимуллаштырырга һәм зарядка инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итәргә тиеш. Алар җиңел автомобиль, мотоцикл, мотороллер, автобуслар, электр двигательләре белән генә җиһазландырылган йөк автомобильләре хуҗаларын 2024 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр транспорт салымын түләүдән азат итә.