Узган атнада Мәскәүдә төбәк һәм федераль законнарны камилләштерү мәсьәләләре турында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин белдерде. Анда Татарстаннан депутатлар эше, шулай ук республика инициативаларын хуплау турында сүз барды.
Узган атнада тагын мөһим сәяси яңалыклар Пермьдә булды. Анда Идел буеның төбәк парламентлары рәисләре үз Ассоциациясенең 68нче утырышына җыелды. Депутатлар сәнәгатьтә яңа технологияләр кертү, авыл территорияләрен комплекслы үстерү мәсьәләрен тикшерде. Фәрит Мөхәммәтшин республика предприятиеләренең көнбатыш чикләүләрне ничек узуы турында тәфсилләп сөйләде. Шулай ук Дәүләт Советы Рәисе округның яшьләр парламентлары лидерларын авыл яшьләре өчен шартлар тудыруга аерым игътибар бирергә өндәде.
Пермьдә Фәрит Мөхәммәтшин видеоэлемтә аша «Бердәм Россия» партиясенең Генераль Советы утырышында катнашты, «Гадел Россия — За Правду» активистлары Балаларны яклау көненә Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортында булды, «Кайнар линия»не «Мэрхэмэт — Милосердие» берләшмәсе депутатлары уздырды. Моннан тыш, үз утырышларын парламент комитетлары да уздырды. Дәүләт Советының чираттагы утырышы 8 июньдә уза.
Көн тәртибендә 24 мәсьәлә, шул исәптән 11 республика закон проекты. Парламентарийлар узган елда республика бюджеты үтәлешен расларга, Спас районының Болгар шәһәре һәм Идел буе авыл җирлеге чикләрен закон белән үзгәртергә җыена. Шулай ук үзгәрешләр республиканың сайлау һәм Экология кодексында да булырга мөмкин.
Күчмә утырыш барышында торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты депутатлары күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты. Шулай ук экспертлар белән бергә капиталь ремонт программасын законнар белән җайга салу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Халыкара балаларны яклау көненә Дәүләт Думасында «Туу тарихы» — «История рождения» фотокүргәзмәсе ачылды. Оригиналь проект авторы — Чаллы фоторәссамы Диләрә Эстрина. Ул яңа тормыш барлыкка килүнең беренче минутларын чагылдырган. Думада экспозицияне гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет тәкъдир итте. Ачылыш тантанасында Татарстан парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.