Педагог һәм остаз статусын ничек арттырырга. Бу теманы Татарстан һәм Марий Эл парламентарийлары җентекләп тикшерде. Яшел Үзәндә уртак утырышка Дәүләт Советының һәм күрше республика Дәүләт Җыелышының профильле комитетлары әгъзалары җыелды.
Узган атнада Фәрит Мөхәммәтшин Иран Ислам Республикасы генераль консулын кабул итте, Лобачевский исемендәге Казан лицеен тәмамлаучыларны соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетында сүз шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү турында барды, ә Милли китапханәдә «Минем тавыш» сайлаучыларның юбилей Форумы узды. Быел ул Россия Федерациясе сайлау системасының 30 еллыгына багышлана
Республикада авылда хезмәт активлыгына ярдәм итү буенча зона семинар-киңәшмәләре дәвам итә. Республиканың муниципалитетлар һәм авыл җирлекләре башлыклары хуҗаларның тәҗрибәсе белән танышалар, шулай ук грантлар һәм агробизнес үсешенә субсидияләр алу программаларында катнашу мөмкинлекләре турында фикер алышалар. 14 район башлыклары катнашында беренче очрашуын Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевта үткәрде.
Татарстан һәм Марий Эл парламентарийлары районның барлык мәгариф мөмкинлекләрен бәяләделәр. Педагоглар фикер алышуларда җитди мәсъәләләрне күтәрделәр. Тәкъдимнәр арасында — яшь укытучыларга ярдәм итү, авыл җирлегендә эшләү шартларын тудыру.
Сезнең миссия бик югары һәм җаваплы. Сез балаларда фунадменталь кыммәтләрне үстерәсез. Сез биргән белемнәрдән тыш, алар көнкүрештә киләчәккә ышаныч белән карый.Профильле комитетларының уртак утырышында теманы җентекләп карадылар. Татарстанда шактый эшләнгән. Яшь педагогларга ай саен акчалата өстәмә түләү каралган, конкурслар уза, премияләр бирелә, укытучыларны ел саен ноутбуклар һәм техник чаралар белән тәэмин итәләр. Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Путинның бу елны педагог һәм остаз елы дип игълан итү карары бик вакытлы дип саный.
Әгәр комитетлар утырышында кабул ителгән саллы тәкъдимнәр булса, без аларны федераль дәрәҗәгә, читтән торып эшләү инициативасы тәртибендә чыгарырга әзер. Әгәр бу мәсъәләләр республикада үзара хәл ителә алырлык булса, без аларны тормышка ашырырга әзер.
Педагог һәм остаз елының бурычлары — бу һөнәргә игътибарны җәлеп итү генә түгел, ә яшьләрнең тармак белән кызыксынуын арттыру, һәм әлбәттә, әлеге һөнәрне үзләштерү буенча уку йортларына керергә эндәү.
23 майда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иран Ислам Республикасының Генераль консулы Давуд Мирзаханины Казанда кабул итте. Россия-Иран хезмәттәшлеге нигезендә, беренче чиратта, парламентара диалог аша Иран белән Татарстан арасындагы багланышларны һәрьяклап киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.