Узган атнада Татарстан башкаласында «Россия – ислам дөньясы»халыкара форумы булып узды. Бөтен Россиядән һәм дөньяның 85 иленнән 15 меңнән артык катнашучы, заманча стратегик хезмәттәшлек турында сүз алып барды , икътисади һәм сәүдә элемтәләрен җайга салырга тырышты. «Казан форумы» кысаларында ике йөздән артык чара узды. Фәрит Мөхәммәтшин «Халыкара кооперация һәм инновацияләр: Фарсы култыгы илләре белән хезмәттәшлек итү өчен яңа мөмкинлекләр» темасына парламент тыңлауларында чыгыш ясады. Ә «Мэрхэмэт – Милосердие» хатын-кызлар депутат берләшмәсе «Хатын-кыз карашы» сессиясен үткәрде.
Россиядә ислам дәүләтләрен өстенлекле сәүдә-икътисадый һәм инвестицион партнерлар булырак кабул итәләр. Бу хакта Татарстан Рәисе “ Казан Ратушасында Төркем утырышында хәбәр итте. Сүз дөнья сәясәтендә катлаулы реформалар һәм Көнбатышның безнең дәүләтне көчсезләндерергә омтылулары турында барды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, барлык омтылышларга карамастан, Россиягә басым ясый алмадылар.
Форум барышында төрле тематик мәйданчыклар эшләде. «Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридорына багышланган түгәрәк өстәл утырышында Марат Хөснуллин — безнең ил өчен Каспий төбәге, Көньяк һәм Көньяк-көнчыгыш Азия, Персия култыгы илләре маршрутлары — иң өстенлекле темаларның берсе дип билгеләп үтте. Мондый бурычларны Владимир Путин куйды.
Парламент тыңлауларында фәнни-мәгариф потенциалын үстерү, илнең технологик бәйсезлеген тәэмин итү, «Хәләл» индустрия кысаларында Ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлек итү турында сүз алып барылды. Шәригать стандартлары буенча матурлык һәм сәламәтлек мәсьәләләре, шулай ук ислам модасы трендлары «Хатын-кыз карашы» турында фикер алышынды. Әлеге сессиядә Россия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та булып кайты. Сессиядә катнашучыларны шулай ук Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге исеменнән 14 нче Халыкара икътисади форум кунакларын сәламләде, шулай ук республикада -Казан Кремле, Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегенең Успенский соборы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүен искәртеп узды.
Быел Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһаповның тууына 115 ел, шул уңайдан Татар дәүләт филармониясе скверында митинг булып узды. . Митингта Россия Композиторлар берлеге башлыгы Рәшит Кәлимуллин, шагыйрьләр, язучылар, иҗат интеллигенциясе вәкилләре чыгыш ясады. Халык артисты һәйкәленә чәчәкләр салынды Һәм репертуарыннан җырлар яңгырады.
Фәрит Мөхәммәтшин республиканың волейбол федерациясе башлыгы булырак 2022-23 еллар сезонында мәктәп волейбол лигасы җиңүчеләрен бүләкләде. Турнирның финал уеннары Казанның «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә узды.
Бу атнага « Парламент хәбәрләренә кагылышлы яңалыклар шулар иде. Мин Динә Нәҗметдинова, сезнең белән киләсе атнага кадәр саубуллашам.