Парламентарийлар үзләренең сайлау округларында ныклап эшләделәр, план киңәшмәләрендә һәм тармак эшче төркемнәре утырышларында катнаштылар. Атна башында Казанга Россия Куркынычсызлык советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев килде.
Казан Кремлендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында сәнәгать, социаль өлкәнең һәм мәдәниятнең төрле тармак вәкилләре бар иде.
Җаваплы, һәм тиңдәшсез! Чираттагы юбилеен легендар Валентина Липужина — Югары һәм Дәүләт Советлары депутаты, Россия масштабындагы дәүләт эшлеклесе билгеләп үтте. Ул чыннан да үз гомерен Татарстан халкына хезмәт итүгә багышлады. Күпчелек татарстанлылар аны Дәүләт Советы секретаре булып эшләү буенча хәтерли, ә өлкәнрәкләре — башкалабызның Бауман райкомы җитәкчесе дип белә. Республика тарихында Валентина Николаевна Липужина нинди булса, бүген дә сафта.
Узган атнада Казанда Хәрби-сәнәгать комиссиясе рәисенең беренче урынбасары, Россия Иминлек Советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев булды. Эш сәфәрәнең төп максаты — Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә булу.
Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнеханов белән бергә Казан дары заводында булды. Киңәшмәдә сүз Россиянең Кораллы көчләрен дары, сугыш кирәк-яраклары һәм башка заманча көрәш чаралары белән тәэмин итү турында барды.
Кремльдә югары дәүләт һәм тармак бүләкләре ташырылды. Ә аларның ияләре дулкынлану хисләре кичерде. Бу кешеләрнең уңышлары артында — аларның фикердәшләре, командалары һәм коллективлары.
Педагог һәм остаз елында республиканың атказанган укытучысы — башкаланың 60 нчы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары Лилия Абдуллина лаек булды.
Бүләкләнүчеләр арасында начальниклар һәм җитәкчеләр генә түгел. Фәнни-җитештерү берләшмәсенең инженер-конструкторы Тәлгать Сабитов та бар. Шулай ук Әлки районы механизаторы Александр Иванов кырык ел инде эшли.
Аерым игътибар — табибларга. Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Зыатдинов “Фидакарь хезмәт өчен” медаленен алды. Иҗат зыялыларын да игътибарсыз калдырмадылар.
Республика алар белән горурлана. Ә аларның шәхси үрнәге башка хезмәттәшләрен дә яңа уңышларга рухдандыра.