23нче мартта парламентарийлар Дәүләт Советының чираттагы утырышына җыела. Парламент Президиумында шулай хәл ителде.
Көн тәртибендә 25 мәсьәлә. Алар арасында узган елгы эш турында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил доклады, шулай ук бизнес-омбудсмен мәгълүматы. Закон проектларының тулы бер блогы республиканың хәзерге Конституциясе һәм федераль законнар белән гамәлдәге законнар белән бәйле.
Кече һәм урта бизнес өлешенә республикабыздагы эш урыннарының 42 %тан артыграгы туры килә. Бу хакта Татарстанның бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев профильле комитет утырышында сөйләде. Шулай ук халык сайланучылар биоресурслар буенча Дәүләт комитеты белән бергә кабат хайваннарга игътибар итә.
….
Республиканың су үткәргеч челтәрләренең 32 проценты алмаштыруны таләп итә. Бу хакта Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча Дәүләт Советы комитетының күчмә утырышында сөйләделәр. Депутатлар «Водоканал» объектларында булып, республикада су белән тәэмин итү һәм су чыгару өлкәсен яңарту программасының үтәлеше белән кызыксынды.
…..
Дәүләт Советында узган атнада Гагаузия делегациясе булды, Яшьләр парламенты узган елдагы эшенә йомгак ясады, Ижевскийда Идел буе закон чыгаручылары ассоциациясе утырышы узды, парламентарийлар «Тынычлык һәм татулык иҗаты» 3 нче этномәдәни студентлар фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашты.
Республикада кече һәм урта бизнеска ярдәм мәсьәләләре буенча Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында фикер алыштылар. Татарстан Рәисе каршындагы вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев соңгы өч елда эшмәкәрләр өчен җитди сынау булды, дип саный. Шулай да пробемаларны хәл итеп була. Татарстанда 168 меңнән артык кече һәм урта бизнес субъекты теркәлгән. Бу алдагы ел белән чагыштырганда күбрәк. Үз чыгышында бизнес-омбудсмен республика эшмәкәрләре еш мөрәҗәгать итә торган кайбер системалы сорауларын билгеләде. Сорауларның күп өлеше гамәлдәге законнарның аңлатмаларына бәйле.
….
Парламентарийлар Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетында республиканың хайваннар дөньясын саклау чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков билгеләп үткәнчә, республикада хайваннар дөньясы объектларын дәүләт кадастры һәм мониторинглау алып барыла.
Комитет тарафыннан географик таралу, хайваннарның саны, яшәү тирәлеге характеристикасы, аучылык җирләре һәм аучылардан файдаланучылар турында белешмәләр җыела. Узган ел мониторингның күп кенә юнәлешләре цифрлаштырылды. Аерым алганда, мәгълүмати контроль системалар, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең гамәли платформасы, контроль төрләренең бердәм реестры кертелгән.
….
Шулай ук парламентарийлар республиканың дәүләт символлары турындагы канунны үзгәртергә әзер. Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин фикеренчә, документ законны Татарстан Конституциясе нигезләмәләренә туры китерүгә юнәлдерелгән. Аерым алганда, закон проекты «Татарстан Республикасы суверенитеты» сүзләрен «Татарстан Республикасы дәүләтчелеге»нә алмаштыра. Комитет якындагы утырышта әлеге тәкъдимнәрне хуплауны сорый.
Республикада үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүнең ике мең ярым системасы файдаланыла. Аларның куәте — тәүлегенә өч миллион кубометр. Су үткәрү челтәрләренең озынлыгы — 18 мең ярым чакрым. Аларның 32 проценты — искергән һәм алыштыруны таләп итә. Казанда гына да челтәрләренең 70 проценттан артыгы тузган. Һәм ул ел саен өч процентка арта. Аларны торгызу эшләре бара.
Соңгы сигез елда заманчалаштыру программасы нигезендә биш миллиард сумга ремонт эшләре башкарылган. Монда — ике тапкыр күбрәк бүлеп бирергә планлаштыралар.
Ким дигәндә миллион эшче һөнәре белгече әзерләргә — мондый максат Идел буе төбәкләренең дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында куелды. Бу юлы ул Ижевскийда узды.
Утырышның төп темасы университет һәм заводларның тыгыз хезмәттәшлеге перспективалары булды. Утырышта Татарстаннан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты. Чаллыда, Әлмәттә, Кукмарада техникумнар базасында уникаль белем бирү-җитештерү кластерлары булдырылды, анда студентлар машина төзелеше, нефть химиясе, авиапром, суднолар төзү буенча өстәмә гамәли белем алырга мөмкин. Округ та тулаем алганда бу күрсәткечләр буенча — илдә иң яхшыларның берсе.
Узган атнада Парламентта Молдова Республикасыннан Гагаузия делегациясе булып китте. Аны дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты башлыгы Альберт Хәбибуллин кабул итте.
Татарстан Дәүләт Советының һәм Гагаузия Халык Җыенының парламентара хезмәттәшлеген билгеләү, шул исәптән тиешле килешүне имзалау мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Альберт Хәбибуллин депутатлар корпусының үзара хезмәттәшлеге, парламент делегацияләре белән алмашу һәм турыдан-туры элемтәләрне үстерү мөһимлеген хуплады. Шулай ук Гагаузия делегациясен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кабул итте.
………
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Айрат Зарипов, шулай ук Парламентның башка депутатлары «Тынычлык һәм татулык иҗаты» өченче этномәдәни фестивале финалында катнашты. Гала-концерт Идел буе спорт һәм труизм университетында узды
Иҗади конкурс Татарстан халыкларының татар телен һәм туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча республика Рәисе каршындагы Комиссия эгидасы астында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында уздырыла. Әгәр ике ел элек фестивальдә катнашу өчен 19 коллектив килсә, бу юлы алар ике йөзгә якын.
Узган атнаның парламент хәбәрләре турында кыскача шулар иде.