Дәүләт Думасы язгы сессияне ачып җибәрде. Россия парламентының түбән палатасы карарларының төп блогы, махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә бәйле иде. Бу һәм башка темалар турныда парламент хәбәрләрендә.Аның белән Алия Галиуллина таныштыра.
Парламентарийлар Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертте. 6нчы бүлектә 60 маддә өстәлгән. Төп яңалык республика җитәкчесе исеменә кагыла. Моннан тыш, берничә норма көчен югалтты. Бу федераль законнар белән тәңгәлләштерү нәтиҗәсе.
Шулай ук халык сайланучылары гамәлдәге берничә республика законнарына төзәтмә кертте. «Татарстан — яңа гасыр» депутат төркеме эше турында хисап тыңлады.
Узган атнада парламентарийлар күз уңында импортны алыштыру программалары нигезендә җитештерүчеләргә һәм тәэмин итүчеләргә ярдәм күрсәтелде, депутатлар республика сайлау кодексына төзәтмәләрне раслады, министрлыклар һәм ведомстволарның йомгаклау коллегияләрендә катнашты.
Дәүләт Думасы язгы сессияне ачып җибәрде. Көн тәртибендә актуаль закон проектлары аз түгел. Күпләрнең авторлары Татарстан депутатлары. Россия парламентының түбән палатасы карарларының төп блогы махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә бәйле иде.
Парламентның 40 нчы утырышында республиканың Төп законында үзгәрешләр турындагы карар бәхәсләрсез узды. Төзәтмәләр турында фикер алышырга вакыт җитәрлек иде – бу мәсьәлә декабрьдәге пленар утырышларда һәм комитетларда каралды. Исегезгә төшерәбез, узган ел ук республика законнарын федераль законнарга туры китерү буенча эшче төркем төзелгән иде.
Узган елның декабрендә кабул ителгән 109 номерлы республика кануны Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында безгә барлык каршылыкларны да үзара бәйләнештә комплекслы карау эшен дәвам итәргә булышты.
Төп законның җиде бүлегеннән үзгәрешләр алты бүлеккә һәм 60 маддәгә кагылды. Республика Конституциясенең 25 нормасы үз көчен югалтты. Мәсәлән, моннан соң төбәк һәм хәрби прокурорлар Федерация Советы белән консультацияләрдән соң, үз вазыйфасына билгеләнә һәм Россия Президенты тарафыннан азат ителә. Шулай ук дәүләт хакимияте органнарының вәкаләтләре һәм югары вазыйфаи зат — Татарстан Республикасы башлыгы (Рәис) исеме расланды. Төп законга үзгәрешләр Татарстан Президенты тарафыннан кул куелганнан һәм рәсми басылып чыкканнан соң ук үз көченә керә.
Югары вазыйфаи зат исеме мәсьәләсе буенча консультацияләр уздырганнан соң, күчеш чорыннан баш тарту һәм бүген карала торган Татарстан Республикасы законы проекты үз көченә кергәннән соң, югары вазыйфаи зат исемен куллана башлау турында карар кабул ителде.
Яңартылган текстта Конституцион совет оештыру турында яңа маддәләр барлыкка килде. Документта шулай ук депутат таләбе җибәрелергә мөмкин булган затларның исемлеге киңәйтелә, ә Хөкүмәт даими эшләүче югары башкарма хакимият органы буларак билгеләнгән.
Проектны хаклы рәвештә барлык кызыксынучы якларның фикерен һәм позицияләрен исәпкә алып «компромисслы» булды дип атарга мөмкин. Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр федераль дәрәҗәдәге яңалыкларны чагылдыралар, шул ук вакытта республиканың Төп законының тотрыклылыгын һәм дәвамлылыгын тәэмин итүне күздә тота.
Хокук ягыннан да, сәяси яктан да — юридик яктан да бик җентекле сорау. Без аны кабул итәргә мөмкинлек бирерлек үзара яраклы карар таптык.
Дәүләт Советы республика Хөкүмәтенең Иннополис шәһәрендә пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү буенча цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режим урнаштыру мөмкинлеге турындагы мөрәҗәгатен хуплады. Депутатлар законнарга үзгәрешләр кертте.
«Шәһәр төзелеше эшчәнлеге» һәм «Мәгариф турында». Бу чакырылышта үз эше турында хисапны «Татарстан — яңа гасыр» депутат төркеме тәкъдим итте.
33 җыелыш, шул исәптән 3 күчмә җыелыш үткәрелде. Парламентарийлар КАМАЗ заводында булдылар, анда сакчыл җитештерү технологияләре белән танышып, сугыш вакытында хатын-кызларның һәм балаларның хезмәт батырлыгына багышланган зур конференция оештырды. Ә соңрак вакыйгаларның катнашучылары белән фильм һәм китап чыгардылар.
Артур Габделҗанов билгеләп үткәнчә, аерым игътибар гражданнар белән эшләүгә бирелә. Төркем депутатларына 2 мең 680 мөрәҗәгать кергән. Күпчелек торак-коммуналь хуҗалыгы, транспорт һәм юллар мәсьәләләре белән бәйле.
Дәүләт Думасы язгы сессияне ачты. Көн тәртибендә актуаль закон проектлары аз түгел. Күпләрнең авторлары Татарстан депутатлары. Россия парламентының түбән палатасы карарларының төп блогы махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә бәйле иде.
8 нче чакырылыш Дәүләт Думасы бер ел һәм 3 ай эшли. Бу вакыт эчендә ике еллык бюджет, дистәләгән социаль мөһим закон кабул ителде. Узган ел парламентарийларны ышандыру буенча махсус хәрби операциядә катнашучы мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итүгә бәйле иде.
Илдар Гыйльметдинов бу чакыруда Думаның Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары буларак та эшли. Профильле сораулар мигрантларны социаль адаптацияләүдән алып, Россия халыклары телләрен үстерүгә кадәр.
Россия сәясәтенең корифейларының берсе Олег Морозов бу чакырылышта регламент буенча комитетны җитәкли, ул Дәүләт Думасының Хөкүмәт һәм Хисап Палатасы белән үзара хезмәттәшлегенең бөтен системасын тәэмин итә.
Теләсә кайсы закон проектын кабул итү алдыннан, хезмәттәшләре һәм экспертлар фикерен алу өчен, профиль комитетларында һәм комиссияләрдә документ тикшерелә. Айдар Метшин, көндәшлекне яклау комитетында эшләгәндә, никотин булган продукция базарында конкуренцияне үстерү буенча эксперт советы рәистәше булып тора. Россия икътисадында бу тармак казнага акциз җыемнары күләме буенча икенче урында тора. Бу базарны ачык рәвештә җайга салу кирәк.
Безнең парламентарийлар үз юнәлешләре буенча да актив эшли. Әйтик — Әлфия Когогина эшмәкәрләргә һәм бизнеска ярдәм итү белән шөгыльләнә, Максим Топилин икътисади сәясәт буенча комитетны җитәкли, Айрат Фәррахов традицион рәвештә бюджетны кабул итүне һәм үтәүне контрольдә тота.
Узган атнаның парламент хәбәрләре турында кыскача шулар иде.