“Безнең бурыч — социаль-икътисадый үсешнең ирешелгән темпларын саклап калу һәм бу шартларда республика икътисадына федераль акчаларны максималь җәлеп итү”. Бу хакта Татарстан Дәүләт Думасы сенаторлары һәм депутатлары белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов белдерде
Очрашуда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, парламент комитетлары башлыклары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәнең төп темасы республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләсе иде.
“Безнең бурыч — социаль-икътисадый үсешнең ирешелгән темпларын саклап калу һәм бу шартларда республика икътисадына федераль акчаларны максималь җәлеп итү”. Бу хакта Татарстан Дәүләт Думасы сенаторлары һәм депутатлары белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов белдерде
Очрашуда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, парламент комитетлары башлыклары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәнең төп темасы республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләсе иде.
Киңәшмәдә республика парламентының закон чыгару инициативаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, алтынчы чакырылыш эшли башлаганнан бирле Дәүләт Советы Думасына 15 закон чыгару инициативасы юлланган, шулардан өч проект федераль закон статусын алган.
Узган атнада Татарстан Дәүләт флагы көнендә, Казан федераль университетында Фәрит Мөхәммәтшин студентлар һәм укытучылар, шулай ук Геральдия советы әгъзалары һәм экспертлары белән очрашты. Идел буе төбәкләренең закон чыгару җыелышлары депутатлары мәгариф учреждениеләренең иминлеген оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов матбугат конференциясендә Россиянең дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Республика муниципаль берәмлекләре узып баручы елга нәтиҗәләр ясый. Барлык республика президент программалары эшләнде, шәһәр һәм районнарда яңа мәктәпләр, балалар бакчалары һәм поликлиникалар төзелде, заманча спорт комплекслары һәм мәйданчыклары барлыкка килде. Муниципаль совет депутатлары да монда сизелерлек роль уйный. Без республиканың Минзәлә һәм Әгерҗе районнарында булып, биредә яшәүчеләрнең хәлләрен белешеп кайттык.
Узып баручы елда эш йомгаклары Татарстан Президенты каршындагы ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында ясалды. Алар турында вице-премьер, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Васил Шәйхразиев сөйләде. Киләсе елга планнар турында да фикер алыштылар. Координация советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләре белән күпяклы элемтәләрне үстерүгә аерым игътибар юнәлтте. Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан халыклары ассамблеясе һәм ватандашларның иҗтимагый оешмалары элеккечә зур эш алып бара.
Татарстан парламентарийлары Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында булды. Мәгариф, мәдәният, фән һәм мили мәсьәләләр комитеты депутатларына укытуның төрле юнәлешләре буенча яңа эшләнмәләр күрсәттеләр. Бу — проектлар, яңа техник җиһазлар, рәсем сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе. Күп кенә традицион укыту юнәлешләренә яңа технологияләр актив кертелә.
…..
Татарстан парламентында узган матбугат конференциясендә Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Россия Федерациясе дәүләт мили сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Документ 10 ел элек кабул ителде. Күпмилләтле илнең үсеш юлларын эзләү буенча зур эш алып барыла. Стратегия ярдәмендә милләтара мөнәсәбәтләр буенча Россия Президенты каршындагы Совет төзелә, аның утырышлары нәтиҗәләре буенча дәүләт җитәкчесенең 200 дән артык йөкләмәсе бирелгән. 2016 елда федераль хөкүмәт тарафыннан «Дәүләт мили сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы раслана. Бу шулай ук эшчәнлекне, шул исәптән милли-мәдәни автономияләрне тулысынча финанслау мөмкинлеген ачты. Татарстан мисалында төбәкләрдә халыклар ассамблеясе һәм халыклар дуслыгы йортлары барлыкка килә башлады. Россия Президенты ярдәме белән яңа статуста Россия халыклары ассамблеясе торгызылды.
Узган атнаның парламент хәбәрләре турында кыскача шулар иде.