4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелде. Төп тантаналар Казан Экспо мәйданчыгында узды. Әлеге һәм башка темалар турында Алия Галиуллина парламент хәбәрләрендә сөйләр.
4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелде. Төп тантаналар Казан Экспо мәйданчыгында узды. Әлеге һәм башка темалар турында Алия Галиуллина парламент хәбәрләрендә сөйләр.
Мәскәүдә узган Бөтендөнья конференциясендә чит илгә ярдәм итү ватандашларның төп темасы иде. «Икътисадый хезмәттәшлек: ватандашлар һәм Россия төбәкләре» — бүген заман таләпләренә туры килү бигрәк тә мөһим. Конферециядә республикабызны Татарстан Президенты каршындагы ватандашлар эшләре буенча координация советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте. Моннан тыш, Дәүләт Советы Рәисе Мәскәүнең Люблино микрорайонындагы татар мәктәбендә булды. Бу көннәрдә ул үзенең чирек гасырлык юбилеен билгеләп үтте.
….
Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тулды. Республика халкын парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Шулай ук ул Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы рәисе Рамазан Абдулатиповны да кабул итте. Парламентарийлар Төркия Республикасы игълан ителүгә 99 ел тулу уңаеннан тантаналы чарада катнашты.
…..
Яшьләрнең хокукый белемнәрен ничек үстерергә һәм булачак яшь сайлаучылар өчен нинди белем бирү программалары гамәлгә ашырыла? Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе оештырган конференциядә сөйләделәр.
Укучылар һәм аспирантлар җәмгыять үсешендә сайлау системасының роле турында фикер алыштылар. Шулай ук студентлар эшлекле уенда үз көчләрен сынап карады һәм экспертларга үз идеяләрен тәкъдим итте. Конференциядә тагын бер проект — Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе каршында Яшьләр советы төзелер дип көтелә.
…..
4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелде. Төп тантаналар Казан Экспо мәйданчыгында башланды. Бу Зур этнографик диктант, күргәзмә һәм сәнгать осталары концерты. Әлеге бәйрәм алдыннан Татарстан халыклары ассамблеясе үзенең 30 еллыгын билгеләп үтте. Ул 1992 елның көзендә республика халыкларының беренче Съездыннан соң төзелә. Халыклар дуслыгы йортында өч дистә ел элек Татарстан тарихының яңа сәхифәләрен яза башлаган шәхесләр — Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин һәм утырышның мөхтәрәм кунагы Рамазан Абдулатипов.
…
Узган атнаның парламент хәбәрләре турында кыскача шулар иде.
Катлаулы халыкара шартларда башка илләрдәге ватандашларыбыз белән турыдан-туры элемтәдә тору һәм аларга ярдәм итү — дәүләтнең төп бурычлары арасында булырга тиеш. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин видеоэлемтә буенча ассызыклаганча — бүген башка илләрдә рус телен һәм мәдәниятен саклап калган кешеләргә ярдәм итәргә кирәк. Моны бигрәк тә Россиягә моңарчы күрелмәгән басым дәвам иткәндә эшләү мөһим.
Мәскәүдә дөньяның 84 иленнән ватандашларыбыз җыелды. Аларны тышкы эшләр министры юлламасының сүзләре өметләндерде. Сергей Лавров ассызыклаганча — Россия икътисадын һәм эчке сәяси тотрыклылыкны беркем дә өзә алмаячак. Татарстан Президенты каршындагы ватандашлар эшләре буенча координацион советны Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли. Бөтендөнья форумында ул республиканың бәһасез тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Без хезмәттәшлеккә игътибар итәбез, безнең югары уку йортларында белем алу мөмкинлеген тәкъдим итәбез. Чит илләрдә эш сәфәре белән булганда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәрвакыт татар автономияләре һәм диаспоралары вәкилләре белән очрашу мөмкинлеген таба. Россиянең Азия һәм Көнчыгыш илләре белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеге шул исәптән безнең республика элемтәләре аркасында да алга бара. Мәдәни диалогның аерым темасы. Соңгы мисалларның берсе — шушы көннәрдә Казанда үткән «Шәрык базары» беренче Халыкара төрки халыклар фестивале.
Татарстанның ролен федераль дәрәҗәдәге сәясәтчеләр дә бәяли. Милләтләр эшләре буенча Дума комитеты башлыгы Геннадий Семигин мондый эшне үрнәк итеп куя.
Бүген без күп. Илнең төрле халыклар һәм этнослар яши торган 89 төбәге. Рамазан Абдулатипов ышана — Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтү генә түгел, ә бу чын бердәмлекне арттыру мөһим.