20 октябрьдә республика Дәүләт Советының берьюлы ике утырышы үткәрелә. Төп мәсьәлә — Татарстан Президентының Дәүләт Советына еллык юлламасы. Парламент хәбәрләре белән Алия Галиуллина таныштыра.
Салих Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт Концертлар залында парламентның 35 нче утырыш планлаштырылган. Анда Президентның Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юлламасы игълан ителер, дип көтелә. Киләсе 36 нчы утырыш көндез парламентта узарга тиеш. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә — 2023 елга һәм 2024- 2025 нче елларга планлаштырылган чорга бюджет проекты. Документ профильле юнәлешләр буенча комитетларда, муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән республика киңәшмәсендә һәм парламент тыңлаулары вакытында тикшерелде.