Парламент хәбәрләре — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Икътисад

Парламент хәбәрләре

27.09.2022
Парламент хәбәрләре

Республика парламентарийлары Дәүләт Советының көзге сессиясен башлап җибәрде. Парламент хәбәрләре белән сезне Алия Галиуллина таныштыра.

Новости СМИ2

Көн тәртибенә 30дан артык мәсьәлә кертелгән иде.Иң зур блокны бюджет комитеты әзерләде. Ул Бюджет кодексын һәм салым законнарын үзгәртүгә бәйле. Халык ышанычлылары балигъ булмаганнарга алкогольсез тоник эчемлекләрне һәм сыекландырылган углеводород газы булган товарларны ваклап сатуны чикләү яклы. Депутатлар Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын ачыкладылар, безнең республика белән Марий Эл арасында чикне билгеләү турындагы килешүне расладылар.
Республика хөкүмәте составында яңа вице-премьер булачак. Президент тәкъдиме белән депутатлар бу вазыйфага Казан Башкарма комитеты Аппаратының элеккеге җитәкчесе һәм «Иске шәһәр» префекты Евгений Варакинны расладылар. Ул төбәкләр белән эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне үстерү өчен җаваплы була. Утырышта Варакин үзе булмады. Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча ул Лисичанскида, безнең республика Украина боевикларын урунаштырып, тыныч тормыш килгәннән соң торгызырга ярдәм итә.
Парламентарийлар Үзәк сайлау комитеты әгъзаларын билгеләү өчен рейтинглы тавыш бирүгә мөрәҗәгать итте. Кандидатлар Дәүләт Советы раслаган саннан күбрәк иде. Икенче яртысын, закон нигезендә, Президент раслады.
Социаль сәясәт комитеты балигъ булмаганнарга алкогольсез тоник эчемлекләр һәм сыекландырылган углеводород газы булган товарлар сатуны закон белән чикләргә тәкъдим итте. Дәлилләрне республика прокуроры җиткерде.

Утырышка әлеге актуаль мәсьәлә буенча фикер алышырга парламентта тәкъдим ителмәгән партия вәкилләрен чакырдылар.

Халык ышанычлылары быелгы бюджет параметрларын төзәтте. Казнада өстәмә рәвештә 50 миллиард сум акча билгеләнде.
Депутатлар безнең республика белән Марий Эл арасында чикләрне билгеләү турындагы килешүне раслады.
….
Узган атнада Казанда Беларус Республикасы Премьер-министры Роман Головченко җитәкчелегендәге делегация булып китте. Кунакларны парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин озатып йөрде. Алар Бәшир Рамиев исемендәге Ай-Ти паркта һәм инвестицион үсеш
агентлыгында булды. Ә Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан Президенты һәм Беларусь Премьер-министры «Татарстан-Беларусь» бизнес — форумын ачты.
Югары технологияләр өлкәсендәге яңа технопаркта кунакларга МТЗ-112 пилотсыз тракторын күрсәттеләр. Ул Казан университетының Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты һәм «МТЗ-Татарстан» компаниясе белән берлектә эшләнгән. Модель кырларда, фермаларда, заводларның ачык территорияләрендә профильле эшләр башкару өчен билгеләнгән. «Беларус-152» тракторы базасында оештырылган пилотсыз оператор дистанцион режимда махсус программа аша идарә итә. Яңа техника белән берничә компания кызыксынды инде.
Делегация технопарк мөмкинлекләре белән җентекләп танышты. Биредә балалар технопаркы, киберарена һәм конференция заллары бар. Балалар ИТ-паркында яшьләргә робот техникасы, 3D-модельләштерү, программалаштыру, прототиплаштыру буенча төрле белем бирү киңлекләре булдырылган.
Республикада эшләүче технопарклар, махсус икътисадый зоналар һәм махсус салым режимлы ТОСЭРЛАР күптән инде инвесторларны җәлеп итә башлады. Бу хакта Белорусь коллегаларына Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында сөйләделәр. Биредә республиканың һәм аның муниципалитетларының икътисади һәм инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр. Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бердәм презентация үзәген күрсәтте, инвесторлар өчен мөмкинлекләр, алар белән хезмәттәшлек буенча системалы эш турында сөйләде.
Беларусь Республикасы-Татарстанның күптәнге стратегик партнеры. Соңгы ун елда Беларусь республиканың төп тышкы сәүдә партнерлары «бишлегенә» керә. Узган ел Татарстан белән Беларусь арасында товар әйләнеше 850 миллион доллардан артып китте.
Ә Сәүдә-сәнәгать палатасы мәйданчыгында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Беларусь Премьер-министры Роман Головченко «Татарстан-Беларусь» эшлекле форумын ачтылар.
Белоруссия партнерлары безгә тракторлар, компрессорлар, фермерлар продуктларын китерәләр. Татарстан предприятиеләре партнерларына двигательләр, генераторлар, нефть һәм нефть химиясе продуктларын озата. Агросәнәгать һәм транспорт комплексында да зур мөмкинлекләр бар.
……
Фәрит Мөхәммәтшин узган атнада Мәскәүдә Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко һәм аның беренче урынбасары Андрей Турчак белән очрашты. Парламент рәисе шулай ук Адыгейның, Кабарда-Балкар һәм Карачай-Черкес Республикаларының 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. «Мәрхәмәт» берләшмәсе депутатлары дистанцион эш режимы шартларында хатын-кызларның хезмәт хокуклары мәсьәләләре буенча фикер алышты.
…
Профсоюзлар-җәмгыятьнең социаль тотрыклылыгы гарантиясе. 24 сентябрьдә республикада профсоюзлар көне билгеләп үтелде. 12 ел элек аны Татарстан Дәүләт Советы карары белән гамәлгә куйдылар. Бүген дә муниципаль дәрәҗәдәге парламентарийлар һәм депутатлар профсоюз хәрәкәтендә актив катнаша. Узган шимбәдә Бөгелмәдә профсоюз лидерлары, шулай ук предприятие һәм оешма активистлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Рөстәм Миңнеханов Удмуртия Республикасы Президенты Александр Бречаловка кайгынамә җибәрде

Рөстәм Миңнеханов Удмуртия Республикасы Президенты Александр Бречаловка кайгынамә җибәрде

Татарстан халкы Ижевск мәктәбендәге зур фаҗига сәбәпле тирән кайгы уртаклаша

Татарстан халкы Ижевск мәктәбендәге зур фаҗига сәбәпле тирән кайгы уртаклаша

Сочида «Бөтен Россия — 2022» заманча журналистика форумы уза

Сочида «Бөтен Россия - 2022» заманча журналистика форумы уза

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+