Татарстан парламентының җәйге каникуллары тәмамланды. 11 сентябрьдә Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар уздырыла. Парламент эшчәнлегендәге шушы һәм башка яңалыклар белән минем коллегам Алия Галиуллина таныштырыр.
Беренче сентябрьдә парта артына Татарстанның 490 меңнән артык укучысы утырды. 55 меңнән артык беренче сыйныф укучысы мәктәп бусагасын атлап керде. Белем көнендә республикада яңа мәктәпләр дә ачылды.
Түбән Каманың йөзләгән укучысы беренче тапкыр «Адымнар» күп телле мәктәбендә линейкага тезелгән. Бу республикадагы бишенче шундый комплекс. Рус, татар һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнәләр. Мәктәпне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе – масштаблы проектны рухландыручы Минтимер Шәймиев ачты
«Эврика» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларда телләрне һәм интеллектны үстерәләр. Аны яңа микрорайонда ачтылар. Инженерлык мәктәбендә 48 класс бар. Укучылар Әлмәттә химия-технология институтына һәм югары нефть мәктәбенә укырга керүне максат итеп куялар.
Башкалада да дистәләгән мәктәп үз ишекләрен ачты. Казанда Кембриджның «Бала сити» халыкара мәктәбе кампусы эшли башлады. Укучыларны Белем көне белән Президент Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, проектның генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты Альбина Насыйрова котлады.
Белем көне башкала гимназиясендә дә узды. Быел беренче тапкыр мәктәпкә 138 беренче сыйныф укучысы килде. Традицион рәвештә беренче сыйныф укучылары өчен беренче кыңгырау чыңлады. …
Автомобиль төзүчеләр шәһәре тарихындагы иң зур мәктәп тә үз ишекләрен ачты. 62 нче номерлы мәгариф үзәге кыска вакыт эчендә төзелде. Беренче мәктәп линейкасына республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны шулай ук Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатларын чакырдылар.
….
Чаллының 62 нче мәгариф үзәгенең беренче сыйныф укучылары өчен мәктәп кыңгыравы беренче тапкыр чыңлады. Бу шәһәрнең иң зур мәктәбе.
Хәзер бер мең 500ләп укучы математика, физика, әдәбият һәм тел нигезләрен үзләштерә. Заманча спорт, актлар заллары, ике бассейн, иркен ашханә, уку сыйныфлары өчен уңайлы.
…
Республика көне алдыннан Казанга Молдова Республикасының Гагаузия автоном-территориаль берәмлеге җитәкчесе Ирина Влах килде.
Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Татарстан белән Гагаузия арасында хезмәттәшлекне ныгыту, шул исәптән сәүдә-икътисадый багланышларны үстерү, агросәнәгать секторында, медицинада, Ай-ти секторда хезмәттәшлек турында фикер алыштылар..
Татарстан парламентында Ирина Влахны Фәрит Мөхәммәтшин кабул итте. Ул республика җитәкчелеге тарафыннан тынычлыкны һәм милләтара татулыкны саклау мәсьәләләрендә башкарыла торган эзлекле эш турында сөйләде. Очрашу нәтиҗәләрен шәрехләп, Ирина Влах Татарстан һәм Гагаузия арасында хезмәттәшлекнең киләчәк юллары турында сөйләде.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе Геннадий Семигин белән очрашты. Парламентарий милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларының 9 нчы форумында катнашты.
Форум Масскүләм мәгълүмат чраларының үсешенең хәзерге торышы һәм перспективалары турында фикер алышу максатыннан үткәрелде. Форумда Фәрит Мөхәммәтшинга бәллүр каләм тапшырдылар.
Парламентта узган очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин һәм Геннадий Семигин дәүләт, милли сәясәтне тормышка ашыруның актуаль мәсьәләләре, милләтара мөнәсәбәтләрне урнаштыру барышында массакүләм мәгълүмат чараларының роле турында фикер алыштылар. Геннадий Семигин билгеләп үткәнчә, Татарстан өч дистә ел эчендә үзенең конструктив диалог моделен булдыра алды.
….
Бердәм тавыш бирү көнендә 11 сентябрьдә Татарстанда Казанның ике округында республика Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлау уза.
Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында искә төшерделәр. Тавыш бирүдә 123 меңнән артык казанлы катнаша ала-бу Татарстан сайлаучыларының 4% дигән сүз. Бердәм тавыш бирү көнендә 39 районда өстәмә муниципаль депутатлар сайлау планлаштырылган. Җирле советларга депутатлыкка кандидатлар сыйфатында 670 кеше теркәлгән. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдергәнчә, безнең сайлау системасы бердәм тавыш бирү көнен үткәрергә әзер. Тавыш бирү өчен барлык участоклар Роспотребнадзор тәкъдимнәрен исәпкә алып җиһазландырыла.
….
Иҗтимагый палатаның тавыш бирүне контрольдә тоту буенча Координацион Советы. Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы урынбасары Олег Сквордяков бердәм тавыш бирү көненә әзерлек барышы турында сөйләде. Хәзер Күзәтүчеләр Исемлеге формалаша, аларның барысы да белем ала. Күзәтүчеләр арасында төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре булачак, аларга тавыш бирү барышын игътибар белән күзәтергә һәм хокук бозуларга чик куярга кирәк.
…
Татарстанның иң зур дәвалау оешмаларының берсе – Казандагы Тимер юлчылар хастаханәсе территориясендә яңа асфальтланган автомобиль юлы сузылды.
Объектны файдалануга тапшырганнан соң, башкаланың Совет районы халкына медицина учреждениесенә барып җитү уңайлырак була. Яңа Юл сайлаучылар җәзалары буенча «Бердәм Россия» формалаштырган халык программасы ярдәмендә барлыкка килде. Эшләрнең барышын һәм нәтиҗәләрнең сыйфатын бер урынга бәяләргә Татарстаннан дума парламентарие Марат Нуриев һәм Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина килде.