Узган атнаның төп сәяси вакыйгасы – Россия һәм Беларусь дәүләтләре төбәкләренең 9 нчы форумы булды. Парламентның шушы һәм башка хәбәрләре белән сезне Алия Галиуллина таныштыра.
Сөйләшүнең төп темасы- Союздаш дәүләтләр интеграциясендә төбәкара хезмәттәшлекнең роле иде. Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Белорусь республикасы советы җитәкчесе Наталья Качанова ике ил төбәкләренең парламент җитәкчеләре белән очрашты. Безнең республикадан форумда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Парламентарийлар «КАМАЗ» зур йөк машинасы заводында булды. Автогигантта «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме «Сакчыл җитештерү: хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» темасына түгәрәк өстәл үткәрде. Киңәшмәгә кадәр-Чаллы предприятиесе цехлары белән җентекләп таныштылар. Ә Казанда » Татарстан яңа гасыр» Югары
Хәзергеге балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең 80 проценты киләчәктә цифрлы һөнәрләрдә эшләячәк. Казан инновацион университеты галимнәре әнә шундый фараз ясады. Фикер алышулар «Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый – сәяси хәрәкәтенең түгәрәк өстәл утырышында барды. Төп тема-цифрлы трансформация шартларында кадрларны яңадан әзерләү. Профильле министрлыклар, республика югары уку йортлары, предприятиеләр вәкилләре, парламентарийлар һөнәр юнәлеше проектлары, яшьләр белән эшләү, инклюзив белем бирү турында сөйләштеләр. «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәтенең Югары Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин «мәктәп – уку йорты – эш бирүче» чылбыры нәтиҗәле эшләргә һәм аерылгысыз булырга тиеш, дип билгеләп үтте. Предприятиенең булачак белгече беренче практикасын мәктәптә башларга тиеш. Хәзер яшьләрнең хезмәт белән кызыксынуы җитәрлек түгел. Күп кенә һөнәрләргә ихтыяҗ белән тәкъдим арасында аерма барлыкка килде. Шуңа күрә хәрәкәт активы «Татарстан һөнәрләре навигаторы» цифрлы платформасын булдырырга тәкъдим итә. Ул яшьтән киләчәк эш белән билгеләнергә ярдәм итә.
«КАМАЗ»да сакчыл җитештерү принциплары 2005 елдан бирле үзгәрми. Бу вакыт эчендә кирәкмәгән мәйданнарны бушатканнар, пилот участокларын җәелдергәннәр, күп санлы оптималь булмаган логистика маршрутларын кыскартканнар.Төп конвейерларның эш сменалары ике тапкыр кыскартылган, тәүлегенә шундый ук санда машиналар чыгарыла.
Николай Рыбушкин завод эшчәнлеген югары бәяли. Соңгы тапкыр ул заводта 15 ел элек булган.
«Сакчыл җитештерү» принцибы дәвам итәргә тиеш, – дип саный предприятиенең генераль директоры урынбасары, парламентарий Илдар Шамилов- нәтиҗәле эшләүче теләсә кайсы компания даими камилләшергә тиеш.
Халык ышанычлыларына автогигантның төп конвейерын, двигательләр заводын, процесслар фабрикасын күрсәттеләр. Бигрәк тә роботлар эшли торган участоклар депутатларны сокландырды. Бу-детальләр ташу өчен пилотсыз төягеч. Ә монда кеше катнашыннан башка -190 градус температурада двигательнең детальләре туплана.
Фикер алышуда тагын бер мөһим тема күтәрелде. Тармак югары уку йортларында, көллиятләрдә студентлар өчен сакчыл җитештерүне өйрәнүче аерым дисциплина юк.
Заводның күәте-тәүлегенә 200 йөздән артык машина. Базар ихтыяҗларыннан чыгып, бераз кимрәк җитештерәләр. Бер йөк машинасын җыюда депутатлар да катнашты. Электрон җайланма контролендә, төгәл приборлар ярдәмендә болтларны двигательгә беркеттеләр.
…
Дөнья халыклары ашлары, милли көрәш, һөнәрчеләр өчен осталык дәресләре. Ике еллык тәнәфестән соң, Россия башкаласында яңадан көтеп алынган сабантуен бәйрәм иттеләр. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанлылар исеменнән мәскәүлеләрне һәм беренче чиратта кунакларны котлады. Без дә традиция буенча Коломенское музей-тыюлыгында узган сабантуен карадык.
Мәскәүлеләр өчен Сабантуй-уникаль бәйрәм. Инде берничә дистә ел аны төрле милләт вәкилләре бергәләп билгеләп үтәләр. 10 нчы тапкыр татар бәйрәме Россия башкаласының «Коломенское» музей-тыюлыгында узды.
Россия халыкларының мәдәни мирасы елында Сабантуй-милли традицияләрне саклауның ачык мисалы.Татар йорты утары элеккеге традицияләрне искә төшерү мөмкинлеген бирде.
Фәрит Мөхәммәтшин үзенең Мәскәү коллегасы Алексей Шапошников белән мәйданчыкларны йөреп чыкты, шәһәр халкы белән аралашты. Тантаналы ачылышта Парламент Рәисе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде, милли-мәдәни автономиядә актив эш алып барган өчен рәхмәт хатларын тапшырды.
Милли көрәш мәйданчыгы һәр Сабантуйның үзәге булып санала, көрәшчеләр арасында батырлар ачыкланды. Ә сәхнәдә көн буе танылган җырчылар, коллективлар, милли ансамбльләр чыгыш ясады. Сабантуй ике елдан соң, башкалага кабат әйләнеп кайтты. Халык милли бәйрәмгә сусаган. Якынча исәпләүләр буенча Коломенскида ике йөз илле меңнән артык кеше булган.
Ә Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте быел Сабантуй мәйданчыгын китап укуны популярлаштыру өчен файдаланды. Монда язучылар белән турыдан – туры аралаштылар, ачык һавада китапханә эшләде, мөселман халыклары һәм пәйгамбәрләр күргәзмәсе оештырылды.
Узган атнада парламентның төп хәбәрләре шулар иде.