Былтыр Татарстанда бюджет акчаларының 60 проценттан артыгы социаль өлкәгә җибәрелгән. Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар узган елгы республика казнасының үтәлешен раслады. Парламент хәбәрләре белән Алия Галиуллина таныштыра.
Сәнәгать предприятиеләренең һәм тулаем икътисадның эше республика казнасын шактый тулыландырырга мөмкинлек бирде. Соңгы елларда табышка салымның күп булуы билгеләп үтелде. Бу безнең компанияләр эшенең нәтиҗәлелеге турында сөйли. Нәтиҗәдә, юл төзелешенә, торак фондны, мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм поликлиникаларны капиталь ремонтлауга шактый гына өстәмә акча тотылган. Социаль өлкәгә җыелган акчаларның 60 проценттан артыгы җибәрелгән.
Хөкүмәттәге кадрлар үзгәрешләре дә сәнәгать һәм финанслар белән бәйле. Татарстан Президенты парламентка Олег Коробченко кандидатурасын вице-премьер – Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы вазыйфасына килештерү өчен кертте. Парламентарийлар Рөстәм Миңнехановның тәкъдимен бертавыштан хуплады.
Парламентарийлар территориаль мәсьәләләрне дә хәл итте. Алар Татарстан белән Башкортостан һәм Чувашия чикләренең урнашу урынына кагылды.
Сүз чик буе линияләрен, картографик тасвирламаларны һәм үзенчәлекле анклавларны аныклау турында бара. Профильле министрлык күрше төбәкләрдән килгән коллегалар белән зур эш алып барды. Парламент тарафыннан кабул ителгән килешүләр- җентекле сөйләшүләр һәм килешүләрнең финалы.
Халык ышанычлылары Хисап палатасы хисабын тыңлады, җирләрнең уңдырышлылыгы, бакчачылык һәм автомобиль юллары турындагы гамәлдәге республика законнарына төзәтмәләр кертте. Дәүләт Советы Дәүләт Думасына наркотиклар ясаган, сатып алган һәм саткан өчен җәзаны катгыйландыру инициативасы белән чыкты.
«Татмедиа» агентлыгы ярты елга бер тапкыр «Матбугтка язылырга булыш» хәйрия акциясен уздыра. Депутатлар республиканың социаль учреждениеләре өчен газета-журналларга языла. Фәрит Мөхәммәтшин Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йортына берничә басмага язылды.
Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады. Парламентарийларга Бөек Ватан сугышы елларында балалар һәм яшьләрнең хезмәт батырлыгы турындагы китап тәкъдим ителде. Хәтер һәм кайгы көне алдыннан «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме тарафыннан тормышка ашырылган зур проект яшьләрнең тылда Җиңүне якынайту өчен батырлыгын искә төшерүгә юнәлдерелгән.
Быел Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Программада 40 тан артык акция, федераль масштабтагы чаралар каралган. Парламентарийларның тематик елга ничек әзерләнүләре турында Думаның милләтләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов сөйләде. Әңгәмәдә балалар ялы темасы да кузгаттылды.
…..
Илебез халыкларының мәдәни мирасының иң якты мисалларының берсе-татар халкының яраткан бәйрәме-Сабантуй. Дәүләт Советы депутатлары республика районнарында, Россия төбәкләрендә Сабантуй бәйрәмендә катнашты. Ә шимбә көнне Чаллы Сабантуенда Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булды.
Автомобиль төзүчеләр шәһәрендә 80 нән артык милләт вәкиле яши. Өстәвенә, төп халыклар гына түгел, читтән килүчеләр дә. Бәйрәмнең милли утарлардан башлануы да табигый.
Кунакларны импровизацияләнгән «Әкият» һәм «Авыл» татамашаларына чакырдылар. Һәркем туйганчы биеде, җырлады, төрле уеннарда катнашты.» Туган җирем — бишегем!» лдап аталган тамаша да мавыктыргыч иде.
Фәрит Мөхәммәтшин республика үсешенә сизелерлек өлеш керткән хезмәт батырларының хезмәтен аерым бәяләде, милләтара татулыкны, тынычлыкны, безнең уртак һәм төп байлыгыбыз буларак билгеләп үтте.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде, ә шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән алдынгыларга бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Сабантуй көнендә чаллылыларга чын бүләк – Дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең зур программасы булды. Халык уеннары, милли көрәш озак дәвам итте. Иң кечкенә көрәшчегә -7, иң өлкәненә – 50 яшь. көрәшчегә-7 яшь, иң өлкәненә – 50 яшь иде.
Шәһәр ипподромы ат чабышларын яратучыларны җыйды. Биредә «Сабантуй-2022» узышында җиңүчене билгеләделәр. Шәһәр иҗат коллективларының концерт программалары һәм күңел ачулар традиция буенча кичкә кадәр барды.
Парламент хәбәрләре турында кыскача шулар иде.