Татарстан, Башкортстан парламентарийлары Нефтекамск шәһәрендә милли мәдәниятләрнең рухи яктан һәм халыклар традицияләрен үстерүдәге роле турында фикер алышты.
Профильле комитетларның уртак утырышында мәдәниятләрнең күптөрлелеген ничек саклап калу юлларын анализлады. Очрашуда Татарстан һәм Башкортстан парламентлары рәисләре Фәрит Мөхәммәтшин белән Константин Толкачев катнашты.
Нефтекамскида 60 тан артык милләт вәкиле яши. Күпчелеге — татарлар, руслар, башкортлар, марилар. Татарстандагы кебек, мәдәниятара багланышлар һәрвакыт милли сәясәтнең нигезе булды. Шәһәр паркында «Милли калейдоскоп» фестивалендә халыклар мәдәниятен, гореф – гадәтләрне, телләрне үстерү турында фикер алыштылар.
Милли мәдәни үзәкләр, көнкүреш үзенчәлекләре төрле һөнәрләрне, аш-суны тәкъдим итте. Аларга берәү дә битараф калмады.
Парламентарийлар хәзерге милли мәгариф турында башкорт гимназиясе педагоглары белән сөйләште. Белгечләр белем алуда тигез шартлар булдыру, туган телне тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге белән таныштырыдылар.
Татарстан һәм Башкортостан парламентларының Мәгариф һәм мәдәният буенча Комитетлары бер ел элек республикабызның Актаныш районында очрашткан иде. Ул чакта сүз туган телнең мәдәни багланышларны үстерүдә ге роле турында барды. Бу юлы милли мәгариф буенча закон чыгару инициативаларын федераль дәрәҗәдә үз вакытында, бергәләп күтәрергә, гастрольләр, театр турлары, иҗади проектлар алмашуны дәвам итәргә килештеләр..
Константин Толкачев Татарстан Дәүләт Советы комитеты рәисе Айрат Зариповка Башкортстан парламентының Мактау грамотасын тапшырды.
Парламентта «Матди булмаган мәдәни мирас турында» республика Законнары кабул ителде һәм эшли. Мондый документ федераль дәрәҗәдә дә әзерләнә. Этно мәдәни сәясәтне гражданлык җәмгыяте институтлары да гамәлгә ашыра. Биредә Халыклар ассамблеясе, шулай ук Татарстан һәм Башкортстанның Дуслык йортлары аерым урын алып тора.
Мондый форматтагы очрашу-соңгысы түгел. Актаныш районы җитәкчелеге, Түбән Кама һәм Краснокамск районы башлыклары белән килешүләр имзалады.
…
Республикада Николай Патрушев булып китте. Иминлек Советы Секретаренең визитының төп максаты — Идел буе округында иминлекне тәэмин итү һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре. Парламентарийлар Казанда “Мой голос” форумында катнашты. Сайлаучыларда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңайлыклар тудыру турында фикер алыштылар.
…..
Бөгелмәдә Татарстан шәһәрләре автотранспорт проблемалары буенча фикер алыштылар. Торак төзелеше һәм инфраструктура үсеше буенча парламент комитетының күчмә утырышына транспорт министрлыгы, пассажирлар йөртүчеләр, муниципалитет вәкилләрен чакырдылар. Фикер алышуның тагын бер мөһим темасы-сайлау алды кампанияләре барышында сайлаучыларндан кергән наказларны үтәү иде.
Узган ике сайлау алды кампаниясе барышында Дәүләт Советының булачак депутатлары адресына татарстанлылардан 8 меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Нигездә, алар төзекләндерү, ишегалларын яңарту, торакларны капиталь ремонтлау, юлларны карап тотуга кагыла. Парламентарийлар республика Хөкүмәте белән бергә әлеге мөрәҗәгатьләрне үтәү буенча «юл картасын» кабул итте. Күбесе инде тормышка ашырылган.
Татарстанлыларның кайбер мөһим үтенечләрен әлегә кадәр канәгатьләндерә алмадылар. Бөгелмә, Лениногорск һәм Әлмәт районнары вәкилләре проблемаларны хәл итү буенча «Юл картасы» н үтәүнең барышы турында сөйләделәр. Юрий Камалтынов ассызыклаганча, наказларны үтәү буенча 4 зона киңәшмәсендә өзеклекләр һәм тоткарлыклар сәбәпләрен табу мөмкинлеге бар. Барысын да берьюлы эшләп булмый. Тормышка ашырырга мөмкин булган әйберләргә бюджетта акча планлаштырырга вәгъдә иттеләр. Хәзер республика казнасының параметрлары формалаша.
Бөгелмәгә генә түгел, Татарстанның күп кенә шәһәрләренә дә кагыла торган икенче мөһим мәсьәлә пассажирлар йөртүне оештыру. Җирле Авто транспорт предприяґтиеләренең кайберләре пассажирлар йөртергә сәләтле түгел. 2018 елга кадәр Бөгелмәдә транспортчылар пассажирлар йөртүне тәэмин итә ала иде. Бензинга һәм хезмәт хакларына бәя артканнан соң, зыянга эшли башладылар.
Бу функцияне өлешчә шәһәрара пассажир йөртүчеләр үз өсләренә алды. Башта парламентарийлар проблеманы урында карады, аннары профильле комитет утырышында сәбәпләре турында фикер алыштылар. Мәсьәләне яңа республика законы хәл итәргә ярдәм итәчәк. Комитет аны Дәүләт Советының якындагы утырышына кертергә әзерләнә.
Парламентарийлар автомобиль юллары һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы закондагы үзгәрешләр турында да фикер алыштылар, шулай ук беренче яртыеллыктагы эш нәтиҗәлелеген анализладылар.