Быел авылга ярдәм итү буенча барлык программалар да дәвам итә. Узган атнада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона киңәшмәләре тәмамланды. Парламентның шушы һәм башка хәбәрләре белән Алия Галиуллина таныштыра.
Дәүләт программаларында катнашу мөмкинлеге һәм нәтиҗәлелеге-авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона киңәшмәләрендә фикер алышуның төп темасы әнә шулар иде. Традиция буенча киңәшмәләрне Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Узган атнада Мөслим һәм Чирмешәндә грантлар бирү, берничә республика Президент программасын тормышка ашыру чаралары һәм формалары турында җентекле сөйләшү булды. Авылга дәүләт ярдәме чаралары, актив, булдыклы кешеләр булганда нәтиҗәле, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Без бу киңәшмәләрнең барышын игътибар белән күзәттек.
Башта муниципалитет һәм җирлек башлыклары, 14 Көнчыгыш районның фермерлары, шәхси ярдәмче хуҗалыклары җитәкчеләре хезмәттәшләренең тәҗрибәсе белән танышты.
Мөслимнең «Агромастер» заводы авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү буенча яңа базарны үзләштерде. Чәчкечләр, дискАторлар, чәчү комплекслары һәм хәтта тракторлар. Чит ил аналоглары урынына Россиянең төрле төбәкләренә һәм якын чит илләргә дә җибәрелә. Район кош-корт җитештерү буенча да уңышларга ирешкән. Аны 35 фермер хуҗалыгы үстерә. Ел саен уртача баш саны -5 миллионга җитә. Фәрит Мөхәммәтшин күргәзмәдәге төп казанышларны бәяләде.
Узган ел тулаем алганда авыл продукциясенең яртысыннан артыгы кече хуҗалык рәвешләрендә җитештерелгән. Нигездә, бу шәхси ярдәмче хуҗалыклар. Әлбәттә, дәүләт ярдәме үз ролен уйный — субсидияләр сизелерлек артты. Тагын өстәмә рәвештә авыл халкы өчен социаль ипотека, яшь гаиләләргә җир участоклары, медицина көллиятләрендә бюджет урыннары, авыл өчен мәдәният белгечләрен максатчан укыту каралган. Һәр программа һәркемгә яхшы билгеле, шул исәптән яңалары да.
Азык – төлек куркынычсызлыгы мәсьәләсе-бүген төп мәсьәлә. Бигрәк тә Африка илләрендәге ачлык турында фаразлар фонында, Россиядә ашлык уңышын арттырырга кирәк. Моның өчен фермерларга федераль һәм республика ярдәме дә күрсәтелде.
Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, Татарстан элеккечә үк үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә. Бүгенге көндә Көнбатыш санкцияләрен безнең товар җитештерүчеләребез берничек тә тоймасын өчен барысы да эшләнгән.
Киңәшмәдә иң яхшы фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары һәм авыл җирлекләре башлыклары бүләкләр, акчалата премияләр алды.
….
Быел Татарстан аграрийлары дәүләттән 13 миллиард сумнан артык акча ала. Ул нигездә кече хуҗалыкларны үстерүгә тотыла. Бу хакта Чирмешәндә авылның эшлекле активлыгын арттыру буенча зона киңәшмәсендә сөйләштеләр. Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы 10 районыннан килгән катнашучылар җирле тәҗрибәне карадылар.
«Чирмешән» авыл хуҗалыгы кооперативы моннан биш ел элек республика грантын алган. Хәзер аның заманча сугым цехы бар, ярымфабрикатлар җитештерә, муниципалитетта алдынгылардан санала. Пилмән, фарш, тутырма республиканың көньяк – көнчыгышында гына түгел, ә күрше төбәкләргә дә җибәрелә. Предприятие социаль учреждениеләргә дә булыша.
Татарстанның 10 Көньяк районыннан фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык вәкилләре чирмешәнлеләрнең уңышлы мисаллары белән танышты. Ә секцияләрдә авылларның агымдагы һәм шактый катлаулы проблемалары турында җентекләп фикер алыштылар.
Республика элеккечә үк сөт саву буенча илдә алда бара, бәрәңге, терлек һәм кош ите җитештерү буенча икенче урында. Быел күрсәткечләрне киметмәү бурычы тора. Авылга ярдәм итү мәсьәләсе Президентның даими контролендә тора.
Аерым секцияләрдә авылларга ярдәм итү, авыл халкының керемнәрен арттыру һәм социаль үстерү программалары буенча фикер алыштылар. Нәтиҗәләр буенча беркетмә имзаланды. Анда республика җитәкчелеге аерым контрольгә ала торган төп мәсьәләләр кергән.
Иң яхшы 100 фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы кооперативлары рәисләре конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләргә бүләкләр, акчалата премияләр бирелде.
….
Республика парламентарийлары узган атнада «Балкыш — Сияние» республика фестивалендә, танылган татар шагыйре Зөлфәткә мемориаль такта ачу тантанасында катнашты, ә Дәүләт Думасы депутатлары өчен Донбассадагы хәл һәм Хисап палатасы башлыгы белән аралашу темасы мөһим иде.
…..
Республика тормышындагы тагын бер мөһим вакыйга — узган атнада Татарстан Милли китапханәсендә «Виражи судьбы — Язмыш борылышлары» китабын тәкъдим итү булды. Басма Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның 75 яшьлек юбилеена багышланган. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
….