27 апрельдә илдә Россия парламентаризмы көнен билгеләп үттеләр. Шуңа багышланган чаралар һәм парламентның башка хәбәрләре турында тулырак Алия Галиуллина таныштыра.
Бу көнне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта закон чыгаручылар советы утырышында катнашты.
Башта Президиум утырышында балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның балалар сәламәтләндерү лагерьлары инфраструктурасы объектларын заманчалаштыру буенча тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Закон чыгаручылар Советы трибунасыннан Фәрит Мөхәммәтшин Президиум һәм федераль Хөкүмәт әгъзаларына мөрәҗәгать итте. Аерым алганда, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны комплекслы тернәкләндерү системасын формалаштыру буенча ярдәмче программаны финанслау өлешендә төбәкләргә ярдәм итү мөмкинлеген карауны тәкъдим итте. Бу тәкъдим хупланды. Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясендә парламентарийлар Россия субъектларының халыкара тышкы икътисадый багланышлары һәм чик буе хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Россия Закон чыгаручылар советы утырышында төп мәсьәлә булып, ил субъектларында тышкы санкция басымы шартларында икътисад үсешен тәэмин итү буенча гамәлләр планын гамәлгә ашыру, шулай ук төбәкләрнең финанс тотрыклылыгын тәэмин итү чаралары каралды. Утырышны Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин үткәрде. Россия парламентаризмы көнендә халык вәкилләре белән Россия Президенты Владимир Путин очрашты.
26 апрельдә республикада Туган тел көне билгеләп үтелде. Ул, гадәттәгечә, Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә уза. Татарстан Президенты, Дәүләт Киңәшчесе һәм иҗат интеллигенциясе вәкилләре Казанда шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу көнне Санкт-Петербургта Тукай һәйкәле янындагы чарада катнашты.
Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил офисында «Мәрхәмәт–Милосердие» депутатлар берләшмәсе активистлары «Хатын-кыз игътибары» дигән чираттагы кайнар линияне үткәрделәр.
Татарстанлылардан килгән шалтыратулар балаларны яшәү урыны буенча балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү, хатын-кызларга өстәмә ярдәм чаралары, алиментлар түләтү, ташламалы ипотека алу мәсьәләләренә бәйле иде. Парламентарий-хатын-кызлардан тыш, мәгариф, социаль яклау һәм сәламәтлек саклау министрлыклары урынбасарлары да бар иде. Кайнар линия даими уза. Моңа кадәр булган шалтыратулар гаиләдә көч куллануны, көнкүрештә килеп чыккан низагларны, хатын-кыз сәламәтлеге һәм хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләрен хәл итәргә булышты.
Дәүләт Советының узган утырышы темасына әйләнеп кайтыйк. Исегезгә төшерәм, анда Алексей Песошин Хөкүмәтнең узган елгы эшчәнлеге турында хисап ясадые. Парламентарийлар гамәлдәге берничә республика законына төзәтмщ кертте, Иҗтимагый палатаның гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү турындагы докладын тыңладылар.
Иҗтимагый палата рәисе Татарстан парламентарийлары алдында гражданлык җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турындагы докладны ел саен ясый. Зилә Вәлиева искәртеп үткәнчә, республиканың Иҗтимагый палатасы җәмгыять һәм хакимиятнең нәтиҗәле хезмәттәшлеген үстерүнең ышанычлы коралы булып тора.
Палата җитәкчесе сүзләренә караганда, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү традицион рәвештә нәтиҗәле булган, мең ярымнан артык мөрәҗәгать кергән. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге «финанс пирамидаларын» юкка чыгаруга бәйле, шулай ук үтенечләргә конкрет җавап бирмәүче башкарма һәм муниципаль хакимият органнарына шикаятьләр арткан.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иҗтимагый палатаның 2021 елда башкарган эшенә бәя биреп, палатаның Татарстан иҗтимагый тормышында зур роль уйнавын билгеләп үтте.Тармаклар һәм мәнфәгатьләре өчен оештырылган Иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән активрак эшләргә киңәш итте.
….
Тагын биш көннән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы билгеләп үтелә.. Җиңү көне алдыннан парламент корпусы бик актив эшләде. «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын — кыз депутатлар берләшмәсе «У войны не женское лицо”, «Татарстан-Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте «Тылда яшьләрнең хезмәт батырлыгы» республика видеороликлар конкурсына йомгак ясады, ә Казан дары заводы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг үткәрде.
Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил офисында «Мәрхәмәт–Милосердие» депутатлар берләшмәсе активистлары «Хатын-кыз игътибары» дигән чираттагы кайнар линияне үткәрделәр.
Татарстанлылардан килгән шалтыратулар балаларны яшәү урыны буенча балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү, хатын-кызларга өстәмә ярдәм чаралары, алиментлар түләтү, ташламалы ипотека алу мәсьәләләренә бәйле иде. Парламентарий-хатын-кызлардан тыш, мәгариф, социаль яклау һәм сәламәтлек саклау министрлыклары урынбасарлары да бар иде. Кайнар линия даими уза. Моңа кадәр булган шалтыратулар гаиләдә көч куллануны, көнкүрештә килеп чыккан низагларны, хатын-кыз сәламәтлеге һәм хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләрен хәл итәргә булышты.