21 апрельдә парламентарийлар Дәүләт Советының чираттагы утырышына җыела. Анда тикшерелә торган мәсъәләләр һәм парламент эшчәнлегендәге башка хәбәрләр белән сезне Алия Галиуллина таныштырыр.
Көн тәртибенә якынча 25 мәсьәлә кертелде. Халык ышанычлылары сәламәтлек саклау, мәдәният һәм мәгариф оешмаларында хезмәт күрсәтүләр сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында халык алдында хисап тота. Иҗтимагый палата җитәкчесе Татарстанда гражданлык җәмгыяте институтларының үсеше турында сөйли. Шулай ук парламентарийлар гамәлдәге берничә республика законына төзәтмәләр кертергә җыена. Ә көн тәртибенең төп темасы — республика Хөкүмәтенең узган елга хисабы. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин искәртеп үткәнчә, әлеге документ буенча барлык парламент комитетларында фикер алышынган.
…
Дәүләт Советы комитетларында 2021 елда республика дәүләт хакимияте башкарма органнары эшчәнлеге турындагы хисап буенча фикер алышуга керештеләр. Ул йомгаклау рәвешендә парламентның киләсе сессиясендә тәкъдим ителә. Һәр комитет Татарстан Президенты тарафыннан Дәүләт Советына кертелгән документны үз профильле юнәлешләре буенча тикшерде.
Социаль сәясәт комитеты утырышында Хөкүмәтнең социаль мәсьәләләр блогына кагылышлы хисап проекты турында фикер алыштылар. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан икътисад үсешенең пандемиягә кадәрге дәрәҗәсенә кайтты. Тулай төбәк продукты 3 триллион 300 миллиард сумнан артып киткән.
Икътисад министрлыгы мәгълүматларенә караганда, икътисади үсешнең төп факторлары-сәнәгатьтә җитештерүнең яңа мөмкинлекләрен гамәлгә кертү, система ???барлыкка китерүче оешмаларның йөкләнешен арттыру, нефть, химия һәм машина төзелеше продуктлары җитештерүне арттыру.
Ә хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре хезмәт базарындагы хәзерге вәзгыять турында сөйләде. Быелның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы 8,6 % ка арткан һәм 14 мең сум тәшкил итә. Республикада бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен иң аз хезмәт хакы 16 мең 700 сум күләмендә билгеләнә. Узган ел социаль түләүләр системасы 85 социаль ярдәм чарасын үз эченә алган. Татарстан бишенче ел рәттән ярлылык дәрәҗәсе түбән булган төбәкләр дүртлегенә керә. Парламентарийлар Татарстан территориясендә урнашкан мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында Татарстан Президентының халык алдында хисабы турында фикер алышты.
Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышка профильле Эксперт советы әгъзаларын чакырды. Парламентарийлар һәм җәмәгатьчелек мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинны һәм мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмованы тыңладылар. Алар үз ведомстволарының узган елдагы эшчәнлеге турында сөйләде. Бу мәгълүмат шулай ук Дәүләт Советының булачак утырышында Хөкүмәт хисабына керә. Мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге 97 процент тәшкил иткән. Узган ел «Демография» һәм «Мәгариф» илкүләм проектлары буенча балалар бакчалары, мәктәпләр төзелгән, күп кенә уку йортлары төзекләндерелгән. Тагын бер мөһим тема – балаларны кайнар ризык белән тукландыру, бу аларның сәламәтлеген һәм гармонияле үсешен саклап калырга мөмкинлек бирә.
Татарстан буенча «Гармонияле үсеш алган һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү өчен шартлар» Федераль күрсәткече 102% ка үтәлгән, «Мәдәни чараларда йөрүчеләр саны» Федераль күрсәткече дә 100% тан артып киткән. Юлия Әдһамова шулай ук төрле форматларда уздырылган төп мәдәни һәм юбилей чаралары, шулай ук республикада тормышка ашырыла торган программалар турында сөйләде. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан «Пушкин картасы» программасы буенча сатылган билетлар саны буенча илдә беренче урынны алган..
Узган атнада Фәрит Мөхәммәтшин Президентның Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Мәгълүматны яклау буенча координацион совет утырышында катнашты, Казан шәһәре Думасы депутатлары үз сессиясен үткәрде, башкалада профильле комитет парламентарийлары «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде, ә сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре вәкилләре иҗтимагый чараларда катнашты.