Узган атнада Лениногорскийда Украинадагы махсус операция вакытында батырларча һәлак булган Дамир Исламовны соңгы юлга озаттылар. Татарстан җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каһарман офицерның туганнарының, якыннарының, дусларының тирән кайгысын уртаклашты. Шулар һәм парламент эшчәнлегендәге башка хәбәрләр белән сезне Алия Галиуллина таныштырыр.
Дамир үз гаиләсенә генә түгел, бөтен ил каһарманы. Егерме яшьлек өлкән лейтенант Дамир Исламов, Украинадагы махсус операция барышында-Луганск янынлда сугышка керә. Исламов экипажы 4 бронемашинаны юк итә, тик барысы да һәлак була.
Лениногорский Мәдәният сарае каһарман белән хушлашырга килүчеләрне чак сыйдырды. Йөзләгән кеше, аларның күбесе Дамирны яхшы белгән. Ул көнне хәтта хәрби ит-атларның йөзләреннән дә күз яшьләре тәгәрәде.
Батыр сугышчы хезмәттәшләре өчен тугры дус, иптәш иде. Якыннары күңеленә ул шулай уелып калыр. Дамир Казан танк училищесын тәмамлап, контракт буенча хезмәт иткән. Батырлыгы Россия Герое исеменә лаек.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның гаиләгә кайгы уртаклашуын җиткерделәр.
Россия Герое исемен Лениногорскийда мәңгеләштерәләр. Шәһәрнең бер урамына Дамир Исламов исеме бирелә. Үз Ватанын саклаган офицер намус белән бурычын үтәгән. Аны Геройлар аллеясында Бөек Ватан сугышы ветераннары янында хәрби салют белән җирләделәр.
…
Узган атнада Фәрит Мөхәммәтшин » Илкүләми проектлар. Татарстан 2021» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Танылган хәрби табиб, Бөек Ватан сугышы ветераны Әсхәт Гыйниатуллин бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Истәлекле көнендә юбилярны парламент рәисе урынбасары Юрий Камалтынов котлады, парламентарийлар2 нче этномәдәни студентлар фестиваленең гала-концертында катнашты.
…
Парламентта сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемалары буенча фикер алыштылар. Әңгәмәгә республикада кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, социаль иминлек, прокуратура органнары, медици на-социаль экспертиза бюросы, кайбер миниистрлыклар вәкилләре дә чакырылган иде.
Иҗтимагый оешмалар, инициатив төркем вәкилләре инвалидлар проблемаларын күтәреп чыктылар. Әйтик, терәк — хәрәкәт аппараты авырулары булган кешеләргә индивидуаль тернәкләнү таләп ителә, ләкин регламентта бу күрсәтелмәгән. Депутат Хафиз Миргалимов җәмәгатьчелекне һәм түрәләрне федераль органнарга мөрәҗәгать итәргә яки бу чыгымнарны киләсе ел бюджетына кертергә кирәклеген әйтте.
Тагын бер проблема-гаиләдә укыту. Кайбер балалар өйдә укырга мәҗбүр, чөнки коррекция мәктәпләрендә белгечләр җитми. Активистлар фикеренчә, мондый уку йортлары ярдәмгә мохтаҗ.