Туган телдә аралашу кызыклы, мавыктыргыч булсын өчен безгә нәрсәләр җитми? Ни өчен телне куллану дәрәҗәсе артмый? Президент каршындагы телләрне саклау һәм үстерү комиссиясе утырышында шушы җитди мәсьәләләр күтәрелде. Әлеге сөйләшү һәм гомумән парламент хәбәрләре белән тулырак Алия Галиуллина таныштырыр.
Туган телебездә аралашу җәлеп итәрлек булсын өчен татар телен куллану өлкәсен киңәйтү кирәк. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов әнә шулай дип саный. Узган атнада ул татар телен саклау һәм үстерү буенча Татарстан Президенты каршындагы комиссиянең киңәйтелгән утырышын үткәрде. Парламентарийлар, мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, башкала мэриясе вәкилләре башкарылган эшләр турында фикер алышты, Татарстан халыкларының туган телләрен үстерү өчен шартлар тудыру буенча планнар белән уртаклаштылар.
Язучылар арасында әдәби конкурслар, бушлай татар теле курслары, сөйләм теле буенча мастер-класслар-болар барысы да узган туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы нәтиҗәләре. Бу юнәлештә эш туктап калмады. Президент комиссиясе ярдәме белән 100 мәктәп, 100 балалар бакчасы һәм 100 мәдәният учреждениесе татар телен үстерү эшчәнлегенә республика грантларын отты.
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында Татарстанда 450 дән артык чара үткәрелгән. Бөтендөнья татар конгрессы, Фәннәр академиясе, Россия төбәкләрендә яшәүче татарларның милли-мәдәни автономияләре белән берлектә, татар халкының күренекле вәкилләренең юбилейларына, Сабантуй бәйрәмнәренә багышланган чаралар үткәрелде.
Ә президент комиссиясе җитәкчесен республика министрлыклары, ведомстволары, муниципаль хакимиятләр, дини һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек нәтиҗәлелеге өметләндерә. Алар белән берлектә дәүләт һәм муниципаль органнарда, массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә татар телен куллануны активлаштыру буенча эш дәвам итә.
Комиссия төрле юнәлешләрдә эшли. Идел буе Физкультура һәм спорт университетында «Тынычлык һәм татулык иҗаты» дип аталган 2 нче төбәк этномәдәни фестивале уза. Студентлар жюри хөкеменә Татарстан халыкларының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен чагылдырган иҗади номерлар әзерләделәр. Сайлап алу этабы барышында катнашучылар вокал, хореография, инструменталь музыка, нәфис сүз номинацияләрендә үз осталыкларын күрсәтте.
Быел фестивальдә Татарстанның 18 университеты һәм Институты катнаша. Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында финал һәм җиңүчеләрнең гала-концерты 30 мартка планлаштырылган.
Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарны кабул итте. Аралашу мәдәният темасына багышланды.
Сорауларның күбесе авыл клубларын, мәдәният йортларын ремонтлау һәм реконструкцияләү, тармакны цифрлаштыруга бәйле иде. Балтач районы вәкилләре җирлекләрдәге барлык клуб учреждениеләренең дә Интернетка тоташтырылмавына, Буа районының кайбер мәдәният йортларында ярты гасыр эчендә капиталь ремонт булмавына зарландылар. Дәүләт Советы рәисе бер генә мәсьәләне дә игътибарсыз калдырмады. Кайбер мәсьәләләр буенча карарлар бар инде. Әмма муниципалитет республика тармак программасына кертү өчен үз вакытында гариза бирмәгән очраклар да бар.
Республика мәктәпләрендә традицион парламент дәресләре дәвам итә. Быелгы темасы — » Мин гражданин. Минем хокукларым һәм бурычларым» дип атала. Быелгы парламент дәресе Татарстан Конституциясенең 30 еллыгына багышлана. Фәрит Мөхәммәтшин укытучы сыйфатында Казанның Лобачевский исемендәге лицее укучылары белән шундый дәрес үткәрде.