Ремонтланган мәктәпләр, поликлиникалар, авылларда яңа гаилә фермалары, Сәнәгатьтә озак вакытлы зур проектлар. Менделеевта халык ышанычлылары узган елга йомгак ясады. Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сессиягә кадәр Менделеев халкының үз өстенә алган бурычларын ахырына кадәр җиткерүләренә шәхсән үзе инанды.
Узган елның сентябрендә Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевтагы үзәк балалар поликлиникасында капиталь ремонт барышын үзе тикшергән иде. Инженерлык челтәрләреннән, түбәдән, дивардан тыш, биредә яңа пандус төзекләндерелгән, яшь аналар коляскада йөрү мөмкинлеген сораганнар. Тиздән яңа томограф та булачак.
Узган визит барышында табиблар парламентарийлардан торак төзү өчен җир алырга мөмкин булган һөнәрләр исемлеген киңәйтү өчен федераль законга төзәтмәләр кертүне сорады. 3 ай эчендә наказ үтәлгән. Моның өчен медицина хезмәткәрләре парламент рәисенә рәхмәт белдерде.
Менделеев — Химиклар шәһәре, биредә химия буенча район олимпиадасында катнашучылар белән аралашты. Аны Дмитрий Иванович Менделеевның 188 еллыгына багышладылар. Менделеевтагы 3нче мәктәпнең химия, физика һәм биология кабинетлары яңа уку җиһазлары белән җиһазландырылган. Якын арада химия-технология лицее ачу планлаштырыла. Ә әлегә балалар үз осталыкларын күрсәтә.
Шәһәр һәм районнарның республика рейтингында 10нчы урын. Ә алты ел элек Менделеев 23нче урында булган. Алга киткән икътисади үсеш территориясе статусы үсешкә этәргеч биргән. Биредә 9 резидент эшли, тагын өч заявка яңарак хупланган. Мөмкинлекләр тагын бар.
Шулай да узган ел нәтиҗәләре буенча Менделеев билгеләнгән план индикаторларына ирешә алмады.
Фәрит Мөхәммәтшин Менделеев халкы алдында куйган төп мәсьәләләр арасында – фермерларга ярдәм итү, инфраструктураны үстерү, башка мәсьәләләр бар.
Утырышта иң яхшы химиклар, укытучылар, агросәнәгать хезмәткәрләре Рәхмәт хатлары, югары тармак бүләкләре алды.
Узган атнада Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кызлар депутатлар берләшмәсе активистлары зур активлык күрсәтте. Яңа социаль ярдәм чаралары турында сөйләштеләр, су спорт төрләре сараенда булдылар. Хатын-кызлар сәламәтлеге, актив яшәү, гомерне озайту турында сөйләштеләр. Ә Казанның бер балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү турында фикер алыштылар.
Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова искәртеп узганча, быелдан ана капиталы күләме инфляция күләменә карап индексацияләнә. Аны торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга, ананың тупланма пенсиясенә, икенче балага һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга түләүгә тотарга мөмкин. Парламентарийлар ярлылыкны киметү мәсьәләләренә аерым тукталды. Татарстан ярлылыкның иң түбән дәрәҗәсе булган төбәкләр дүртлегенә керә. «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе башлыгы Алсу Нәбиева җәмәгать кабул итү бүлмәләренә ешрак мөрәҗәгать итәргә чакырды. Күпләр үз хокукларын белми.
Су спорт төрләре сараенда «Мәрхәмәт–Милосердие» депутатлар берләшмәсе әгъзалары хатын кызлар сәламәтлеге, актив яшәү рәвеше турында җентекләп сөйләштеләр.
Спорт залларын, бассейнны карадылар, йөзү, синхролын йөзү, суга сикерү буенча балалар өчен түгәрәкләр эшли. Республика олимпия резервы мәктәбендә үсеш үзәге эшли, анда сабыйлар әниләре белән бергә йөзәргә өйрәнә, шуннан соң балалар югары осталык мәктәбенә күчә ала. Утырыш эшендә Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова катнашты. Парламентарийлар төрле яшьтәге хатын-кызларга физик — рухи хәлләрен яхшыртуда системалы ярдәм күрсәтергә әзер.
Депутатлар Казанның 106 нчы балалар бакчасында да булды. Анда республикада мәктәпкәчә белем бирү темасына түгәрәк өстәл узды. ГЕО: Казан
Узган ел республикада өч мең 220 урынга 17 балалар бакчасы төзелгән. Балалар бакчаларында урыннар белән балаларның гомуми санының 97% тан артыгы тәэмин ителгән. Парламентарийлар мәктәпкәчә учреждениеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләсенә аерым тукталды. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, кече тәрбиячегә югары педагогик белеме булганда, педагогика хезмәткәренең хокукый статусын бүлеп, законнардагы «педагогик хезмәткәр» төшенчәсен төгәлләштерергә тәкъдим итте.