Парламент Хәбәрләре — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Сәясәт

Парламент Хәбәрләре

22.02.2022
Парламент Хәбәрләре

Республика районнарында муниципаль Совет сессияләре дәвам итә. Халык ышанычлылары башкарылган эшләр турында хисап тота. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узган атнада Әлмәттә, Бөгелмәдә, Мөслимдә һәм Яшел Үзәндә булды. Җыелышларга кадәр, ул социаль объектларны ачуда катнашты, җитештерү өлкәсендәге яңалыклар белән танышты. Ә депутатларга җирле икьтисадның ничек үсүе, республика агросәнәгать рейтингында төбәкнең нинди урында торуына кагылган сорауларга җавап бирергә туры килде.

Новости СМИ2

Әлмәттә һәм Бөгелмәдә узган сессияләрдә Фәрит Мөхәммәтшин социаль объектларны ачуда катнашты.
Парламент җитәкчесенә нефть сәнәгате өчен җиһазлар җитештерә торган предприятиене тәкъдим иттеләр. Узган ел нәтиҗәләре буенча республика рейтингында район 26нчы урыннан 23нче урынга күтәрелгән. Медицина хезмәте күрсәтү темасын да читләтеп үтмәделәр.

Район үзәгенең 300 еллыгы, Бөтенроссия сабантуе уздырылды, максатчан программаларны үтәүдә актив катнаштылар.Мөслим район Советы сессиясендә парламент рәисе төзекләндерелгән балалар сәнгать мәктәбендә, чәчү комплекслары җитештерү буенча республикадагы иң зур заводта булды.

Балалар сәнгать мәктәбе капиталь ремонттан соң ачылды. Кыллы һәм халык уен кораллары белән җиһазландырылган, вокал, театр сәнгате бүлекләре эшли. Мөслимнең сәләтле балалары тагын үзләренең талантларын күрсәтергә әзер.

Фәрит Мөхәммәтшинны балалар сәнгать мәктәбе генә түгел, ә «Агромастер» җитештерү компаниясенең масштабы да гаҗәпләндерде. Элеккеге авыл хуҗалыгы техникасы мәйданнарында чәчү комплекслары, культиваторлар, тәгәрмәчле тракторлар җитештерү буенча заманча завод эшли. Европадагы конкурентларыннан калышмас өчен, яңа җиһазлар, роботлаштырылган эретеп ябыштыру комплектларын кулланалар. Продукцияне республикадан читтә дә, якын чит илләрдә дә саталар.

Новости СМИ2

Узган ел район өчен Мөслимнең 300 еллыгын һәм
Бөтенроссия авыл Сабантуен үткәрү истәлекле булды. Сабантуенда төрле төбәкләрдән 35 меңнән артык кунак кабул иткәннәр. Эш йомгаклары, киләчәккә планнар турында сессиядә фикер алыштылар. Сәнәгать һәм агросәнәгать муниципалитет икътисадының нигезен тәшкил итә. Авыл хуҗалыгында җитештерү буенча район республика рейтингында 14 нче урында.

Утырышта иң яхшы агросәнәгать һәм социаль өлкә хезмәтчәннәренә югары исемнәр, тармак бүләкләре тапшырылды.

Яшел Үзәндә шәһәрнең киләчәге-яшьләр кулында, дип саныйлар, үсеп килүче буынга барлык шартларны тудыралар. «ПОРТ» яшьләр үзәге – яшьләрнең иң яраткан урыннарының берсе. Капиталь ремонттан соң, монда секцияләр һәм түгәрәкләр, уку залы булган китапханә, социаль проектлар инкубаторы эшли. Инглиз телен студентлар да, яшь әниләр дә өйрәнә.

Новости СМИ2

Фәрит Мөхәммәтшин барысын да карады. Медиа-үзәк, табигый фәннәрне өйрәнү түгәрәкләре, сәламәтләндерү төркемнәре, репетицияләр өчен заллар – һәркем үзен күрсәтә яки үз талантын үстерә ала.

Яшел Үзәндәге мәдәни үсеш үзәге — әлегә төзелеш стадиясендә. Төзелешнең кызган чагы. Муниципаль Совет сессиясендә район икътисадын, илкүләм проектларда һәм республика президенты программаларында катнашуны җентекләп тикшерделәр.

Бу-зур сәнәгать үзәге. Горький исемендәге заводта 9 судно төзелгән, а
сыекландырылган газда эшләүче пассажирлар суднолары да төзелә. Серго исемедәге һәм машина төзелеше заводлары уңышлы эшли.

Биредә индустриаль парклар, сәнәгать мәйданчыклары эшли. Резидентлар исемлеге артып тора. Фәрит Мөхәммәтшин дөрес юлны сайлауларын билгеләп үтте, депутатларны кешеләр белән ешрак аралашырга өндәде.

…
Муниципаль Совет сессияләре узган атнада республиканың башка районнарында да узды, Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук республика Волейбол федерациясе Президиумы утырышын үткәрде, ә «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кызлар депутатлар берләшмәсе парламентарийлары дискуссия мәйданчыгында эшләде, анда ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте турында фикер алыштылар.

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Путин Сербиягә визит ясарга җыена

Путин: Әгәр НАТО авиациясен Украинада урнаштырсалар, ул Казанга кадәр килеп җитәчәк

Без кырык беренче ел балалары — киноэкранда

Яңалыклар (22.02.22)

Унбер мәктәбе үзенең мобиль кушымтасын ачып җибәрде

Унбер мәктәбе үзенең мобиль кушымтасын ачып җибәрде

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+