Парламентарийлар Дәүләт Советының язгы сессиясен башлап җибәрде. Көн тәртибендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил доклады, шәһәр төзелеше эшчәнлеге, җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча карар проектлары булды. Ә иң мөһим мәсьәлә — «Ачык хакимият системасында җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль закон проекты. Искәртеп узабыз, парламентарийлар аның белән килеште, әмма кайбер маддәләр җитди үзгәрешләр таләп итә дип саныйлар. Парламент хәбәрләре турында тулырак Алия Галиуллина сөйләр.
«Ачык хакимият системасында җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль закон проектын Дәүләт Думасы беренче укылышта кабул итте. Парламентта махсус эшче төркем төзелде. Ул шәһәр һәм районнардан кергән төзәтмәләрне карый. Утырышта искәрмәләрнең асылын профильле парламент комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин аңлатты.Территория белән идарә итү системасында, муниципаль берәмлек башлыгын, җирле депутатларны сайлау формасында хәл итәсе мәсьәләләр бар.
Парламентарийларның кайбер борчуларына Татарстан Президенты аңлатма бирде. Рөстәм Миңнеханов урыннарда кешеләр белән эшләүче структураларга ярдәм итәргә, аларга вәкаләтләр бирергә ышандырды.
Анда безнең барлык инфраструктура саклана. Халык белән эшләүче кешеләргә билгеле вәкаләтләр бирелә. Транспорт һәм цифрлаштыру буенча гамәлдәге программалар барысы да кала. Без бу юнәлешләрдә бернинди дә проблема күрмибез.
Татарстаннан кергәнн барлык төзәтмәләр буенча да фикер алыштылар. Дәүләт Думасында аларны Айрат Фәррахов тәкъдим итә. Утырышта кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил узган елдагы эш йомгаклары турында сөйләде. Сәрия Сабурская әйтүенчә, гражданнар мөрәҗәгать итә торган төп мәсьәләләр — сәламәтлек саклау, хезмәт хокукларын үтәү, социаль ярдәм.
Халык хезмәт хакын вакытында түләмәүгә, аның күләменә зарланды. Хисап чорында без хезмәткәрләрнең хезмәтне саклауны тәэмин итү өлешендә хезмәт законнары үтәлешен ведомство тикшерүенең аерым мәсьәләләренә җентекле анализ ясадык.
Депутатлар җир асты байлыкларыннан файдалану, Җир кодексының гамәлдә булуы, түләүсез юридик ярдәм мәсьәләләре турында да фикер алышты. Яшьләр эшләре министры дәүләт яшьләр сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру турында сөйләде. Депутатларның да сораулары күп иде.
Фәрит Мөхәммәтшин яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда хөкүмәт игътибарын ведомствоара хезмәттәшлеккә юнәлтте. Үсеп килүче буынның мәдәният, спорт һәм мәгариф өлкәсендә үсеше өчен барлык мөмкинлекләрнең булуы мөһим.
СНХ Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе
Депутатлар сугыш елларында хатын-кызлар һәм яшьләрнең хезмәт батырлыгын искә алды. «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәтенең депутатлар төркеме узган елның июлендә бу темага масштаблы конференция үткәргән иде. Сугыш елларында яшьләрнең батырлыгы турында фильм төшерелде. Бу хакта төркем җитәкчесе Артур Абделҗанов сөйләде. Җиңү көне алдыннан аны мәктәпләрдә һәм хәзерге яшьләр белән очрашуларда күрсәтергә тәкъдим ителде.
Фәрит Мөхәммәтшин галимнәрне Россия фәне көне белән котлады. Татарстан Фәннәр академиясендә тантаналы җыелыш узды,анда узган елга йомгак ясалды. Татарстан Идел буе төбәкләре арасында иң күп патентларга ия, безнең нефть чыгару, нефть эшкәртү һәм сәнәгатьнең башка тармакларында иң заманча технологияләребез бар. Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов фикеренчә, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге актив үсә. Әйдәп баручы профессорлар, академиклар югары дәүләт бүләкләре алды, ә яшь галимнәр үз идеяләрен һәм эшләнмәләрен тормышка ашыру өчен грантларга лаек булды. Фәнни берләшмәнең сәнәгать предприятиеләре белән үзара бәйләнешен саклап калуы мөһим, дип саный парламент рәисе. Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең республика югары уку йортлары, тармак институтлары һәм конструкторлык бюролары белән хезмәттәшлеген көчәйтергә кирәк.
Парламент хәбәрләре турында кыскача шулар иде.