Парламент хәбәрләре — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Икътисад

Парламент хәбәрләре

25.01.2022
ДәүСоветта ниләр булып ята?

Узган атнаның төп вакыйгасы – Татарстанның Беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтү булды.

Аны ил җитәкчеләре, халыкара сәясәтчеләр, шулай ук меңләгән гади кешеләр котлады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең котлавында болай дип билгеләп үтте:
«Сезнең уңышның нигезе – сәяси ихтыяр, җитәкче таланты, фикердәшләр командасын бер тирәгә туплау. Шунысы куанычлы, сез республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашуыгызны дәвам итәсез, шул ук вакытта ачык һәм ярдәмчел кеше булып каласыз.”
Татарстанның Беренче Президенты юбилее алдыннан республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Минтимер Шәймиев белән эшләгән елларын искә төшерде, түгәрәк дата белән котлады.

Республикада узган елгы эш нәтиҗәләренә йомгак ясау дәвам итә. Цифрлы трансформация, елга – күл ярларын ныгыту, полигоннарны рекультивацияләүне тәмамлау. Шушы һәм башка көнүзәк темалар Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының йомгаклау коллегиясендә яңгырады. Анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Новости СМИ2

Узган елны Балтач май-сөт комбинаты табигатькә зур зыян салган. Предприятие чистартылмаган суны җирле елгага агызган. Экологлар фикеренчә, килгән зыян 6 миллион сумнан да ким түгел. Хәзер эш Татарстан буенча Тикшерү Комитетында карала. Экология министрлыгы коллегиясендә шушы һәм башка закон бозу очраклары турында сүз барды.
Халыкны сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү – элеккечә үк, якын арадагы төп бурычларның берсе. Өстәвенә, республиканың төче җир асты суларының шактый запаслары бар.

Безнең төп су артериясенә илтә торган, пычрак суларның өлешен киметү буенча гаять зур эш башкарылды. Шул исәптән эчәргә яраклы суның сыйфаты яхшырды. Гомумән алганда, Татарстан территориясендә үзән экологиясе яхшырды. Экология, хезмәткәрләрнең һәм кешеләрнең яшәеше турында уйларга кирәк. Без бу эшне 2022 елда үз алдыбызда бурыч итеп куябыз.

Фәрит Мөхәммәтшин министрлык алдына бурычлар куйды, экологик законнарның үтәлешенә аерым игътибар бирергә кушты. Күзәтчелек органнары белән берлектә барлык закон бозуларга да вакытында чик куелырга тиеш.

Татарстан «Экология» илкүләм проектында актив катнаша. Экология министры Александр Шадриков сүзләренә караганда, әйләнә-тирә мохитне саклауда «чиста ил» федераль проекты Иделне чистарту һәм урманнарны савыктыруга сизелерлек ярдәм иткән. Быел Самосырово полигонын рекультивацияләүне төгәлләргә, Кама Тамагында ярларны ныгытырга, суднолар керү өчен Болгар янында култыкны тирәнәйтергә кирәк булачак. Экология активистларына башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерделәр. Быел экологик тармакны цифрлы трансформацияләү төбәкнең экологик куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк, дип ассызыклады министр.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
«Омикрон»ның яңа штаммы да куркыныч тудыра

"Омикрон"ның яңа штаммы да куркыныч тудыра

Путин инновацион препаратларны теркәү процедурасын тизләтергә кушты

Путин инновацион препаратларны теркәү процедурасын тизләтергә кушты

Әйләнешкә яңа акчалар кертелә

Әйләнешкә яңа акчалар кертелә

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+