25 ноябрьдә депутатлар көзге сессиянең чираттагы утырышына җыела.
Көн тәртибенә 20дән артык мәсьәлә кертелә. Парламентарийлар Сайлау һәм Экология кодексларына, янгын куркынычсызлыгы һәм инвестиция эшчәнлеге турындагы республика законнарына төзәтмәләр кертергә ниятли. Ә утырыштагы төп тема — киләсе өч елга Татарстан бюджетын кабул итү Фаразланган 11 миллиард сум бюджет дефициты ике тапкырга артырга мөмкин. Фәрит Мөхәммәтшин шушы фаразга аңлатма бирде.
Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты киләсе елга һәм 2023-24 нче елларга бюджет турында закон проектын икенче укылышка әзерләде. Кертелгән барлык 553 төзәтмә дә Хөкүмәттә игътибар белән анализланды. Министрлар Кабинеты исеменнән барысына да финанс министры Радик Гайзатуллин аңлатма бирде.
Бюджет турындагы закон проекты беренче укылышта 25 октябрьдә Дәүләт Советы сессиясендә кабул ителгән иде. 5 ноябрьгә кадәр профильле комитетка 532 төзәтмә керде, аларның барысы да игътибар белән анализланды.
Төзәтмәләрдә юл хуҗалыгы инфраструктурасын үстерүгә, автомобиль юлларын тиешле хәлгә китерүгә, авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә, урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге вәкаләтләргә, сыйныф җитәкчелеге өчен бүләкләүгә, торак төзелеше программаларын стимуллаштыруга өстәмә акча каралган. Финанс министры Радик Гайзатуллин бюджет проектындагы үзгәрешләр турында тулырак мәгълүмат бирде
Фикер алышуда парламент фракцияләре вәкилләре дә катнашты. КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов үз төзәтмәләрен кире какты, чөнки күпчелек тәкъдимнәр бюджетта исәпкә алынган яки
Парламентарийлар узган атнада үз округларында актив эшләде, танылган төрек рәссамы Әхмәт Йешил күргәзмәсендә булды. Дәүләт Думасында Олимпия чемпионнары тәрбияләгән тренерларга пенсиягә өстәмә түләү турында закон кабул ителде, ә «Справедливая Россия – за правду» партиясе төбәк конференцияләрен үткәрде, анда Думага узган сайлау кампаниясенә йомгак ясадылар.
Сез праламент хәбәрдәрен карадыгыз.