Узган атнада парламент комитетлары профильле закон проектларын Дәүләт Советы каравына әзерләде.
Кайбер утырышлар күчмә форматта үтте. Мәсәлән, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты Милли китапханәдә «Китапханә эше турында»гы закон проектын карады, ә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты республика буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенә чыкты. Парламентта Социаль сәясәт комитетында инвалидларның яшәү шартларын оештыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
Парламент комитетлары Дәүләт Советының киләсе утырышына закон проектлары әзерлиләр. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында
«Китапханәләр һәм китапханә эше турында» республика законын гамәлгә ашыруның барышын тикшерделәр. Иң элек депутатлар Милли китапханә белән танышты, үз сайлау округларында урнашкан мәктәп, гимназияләр һәм лицейлар өчен газета-журналларга язылдылар. Китапханә эшенең роле һәм нәтиҗәлелеге турында фикер алыштылар. Дискуссиягә эксперт советы әгъзалары да кушылды. Хәзер Татарстанда мең ярымнан артык китапханә исәпләнә. Шуларның дүртесе-республика масштабындагы китапханәләр. Әлеге учреждениеләрнең югары тизлекле интернетка керү, китап фондларын тулыландыру һәм яшь буынның укуда кызыксынуы проблемалары актуаль булып кала. Хәер, республика китапханә эшен үстерүдә гомумроссия рейтингының беренче позицияләрендә тора.
Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында халык ышанычлылары Татарстан продукциясен заманча маркетинг технологияләре ярдәмендә Россия һәм чит ил базарларына ничек чыгарырга кирәклеге турында фикер алыштылар. Моннан тыш, киләсе сессиядә гамәлдәге инвестиция эшчәнлеге турындагы республика законына төзәтмәләр кертү тәкъдим ителә. Шулай ук депутатлар 2019 елда парламент сайлаулары барышында сайлаучылардан кергән наказларны үтәүне контрольгә алды.
…..
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, республика профсоюзлары лидеры Елена Кузьмичева «Иң яхшы коллектив килешүе» республика конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләде. Билгеләп үтелүчеләр арасында-предприятиеләр һәм оешмаларның тармак профсоюзлары. Алар үз эшчеләренә һәм хезмәткәрләренә эш, ял итү өчен иң уңайлы шартлар тудырганнар.
Коллектив килешү-теләсә кайсы зур предприятиенең төп кануны, дип ышана тармак профсоюзлары лидерлары. Нәкъ менә әлеге документ хезмәткәр һәм эш бирүченең социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салуның нәтиҗәле коралы булырга тиеш.
«Татнефть» профсоюзы лидерлары да шулай дип саный. Һәр хезмәткәр хезмәт хакының турыдан-туры хезмәт кертеменә туры килүе белән кызыксына.
Татарстан нефтьчеләре иң яхшы күмәк килешү өчен үз категорияләрендә 1 нче урынны алды. Финалга барлыгы 13 предприятие чыкты. Бәяне катгый жюри бирде. Экспертлар арасында тармак профсоюзлары, эш бирүчеләр һәм Хезмәт министрлыгы вәкилләре бар. Төп критерийлар-хезмәт хакы дәрәҗәсе, хезмәтне саклау шартлары, хезмәткәрләрнең ялын һәм дәвалауны оештыру, шулай ук өстәмә гарантияләрне тиешенчә оештыру.
Профсоюз лидерлары фикеренчә, хезмәт коллективлары һәм компания җитәкчеләре арасындагы мөнәсәбәтләр максималь ачык, ышанычлы булырга тиеш. Шуңа күрә киләсе елны республика профсоюзлары Федерациясе Социаль партнерлык елы дип игълан итәргә әзер.
…..
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узган атнада коллектив куркынычсызлык турындагы килешү Парламент Ассамблеясе әгъзаларын кабул итте. Парламентарийлар 12 нче шәһәр хастаханәсенең «кызыл зонасы»нда булдылар, үз сайлау округларына чыктылар.