Парламент хәбәрләре — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Икътисад

Парламент хәбәрләре

09.11.2021
ДәүСоветта ниләр булып ята?

4 ноябрьдә Россиядә төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе-Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үттеләр. Безнең республика өчен бу көн аеруча үзенчәлекле. 2021 нче ел туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу көнне Кремльдә Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты премиясе лауреатларын бүләкләде. Бүләк татарстанлыларга һәм оешмаларга иҗтимагый әһәмияткә ия проектлар өчен инде 7 нче тапкыр бирелә. Тантанада Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты.

Югары бүләкләргә ия булучыларның исемнәрен Иҗтимагый палатаның махсус комиссиясе билгеләде. Аларны мөһим һәм нәтиҗәле иҗтимагый проектлар өчен бүләкләделәр.
Шундыйларның берсе — «Сила в детях» Хәйрия фонды. Берничә ел эчендә шул ук исемдәге тернәкләндерү үзәкләрендә мөмкинлекләре чикләнгән йөзләгән бала сәламәтлеген ныгыткан. Медицина, психологик һәм башка тренинглардан соң балалар тормышка җайлаша.
Фондка нигез салучы Гадел Заһретдинов та үзенчәлекле бала тәрбияли, ул Татарстанның Әтиләр союзын җитәкли.
Быел конкурска 64 гариза бирелгән. Җиңүчеләр арасында беренче тапкыр «Отечество» эзтабарлар берләшмәсе активист – гражданнар төркеме бар. Шулай ук премияләрне халыкларның яшьләр ассамблеясы, «Сәләт» республика яшьләр иҗтимагый фонды, Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстандагы идарәсе башлыгы Любовь Мишина да алды. Президент һәркайсына җылы теләкләрен белдерде.
Барлыгы биш премия бирелә – гражданнарга-250 мең сум, ә берләшмәләргә 400 мең сум. Бу елларда 15 танылган җәмәгать эшлеклесе һәм 24 коммерцияле булмаган оешма лауреат исеменә лаек булды.
…..
Фәрит Мөхәммәтшин узган атнада Думаның икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилинны кабул итте, профессор, Россия Фәннәр академиясе академигы Кев Салиховны юбилее белән котлады, сәяси партияләр дә актив булды. Ә 6 ноябрьдә республикада Татарстан Конституциясе көнен билгеләп үттеләр.
…
Авылларда коммуникацияләрне алыштыру, юллар салу һәм ремонтлау, һәйкәлләрне, зиратларны, чишмәләрне төзекләндерү. Җирле әһәмияткә ия булган шушы һәм башка мәсьәләләрне хәл итәргә республика үзара салым программасы ярдәм итә. Дәүләт тә халыктан җыелган һәр сум акчага тагын дүрт сум өстәп, саллы гына булыша. Тукай һәм Сарман районнарында халык җыеннары кайчан уза, киәләчәктә үзара салым акчасын нәрсәләргә тотарга җыеналар?
Бу җирләрТукай районының Кече Шилнә авыл җирлегенә керә. Биредә республика программасының нәтиҗәлелеген күптән аңлаган актив кешеләр яши. Күмәк көч белән 4 урамга асфальт түшәлгән. Авыл җирлеге -Татарстанда иң зурлардан. 15 меңнән артык кеше исәпләнә. Бу Теләче районының барлык халкыннан да күбрәк. Олы Шилнәдә дә кешеләр актив. 2019 елгы җыенда балалар мәйданчыгы төзергә булганнар. Быел җәйгә ул әзер инде.
Тукай районының төньяк өлешендә өч авылны берләштергән Мусабай-Завод авыл җирлеге бар. Узган ел үзара салым буенча 360 мең сум акча җыелган, ә дәүләт бу суммага бер миллион дүрт йөз мең сумнан артык акча өстәгән.
2018 елдан башлап Тукай районы халкы үзара салым программасы буенча 60 миллион сумнан артык акча җыйган. Шәһәр яны һәм тиз үсүче муниципалитет өчен бу проект үзенчәлекле. Бүгенге көндә башкарылган эшләрне санап чыгу өчен дә шактый вакыт кирәк булыр иде.
Үзара салым программасында Тукай районы белән ызандаш Сарман районы да калышмый. Яңа юллар, балалар мәйданчыклары төзелгән, зиратлар, чишмәләр төзекләндерелгән, электр челтәрләре сузылган, иске коммуникацияләр алыштырылган. Район үзәгендә узган ел үзара салым акчасына кар көрәү, бозлавыклы юлларга реагентлар тарату, башка зур булмаган коммуналь эшләрне башару өчен трактор сатып алганнар.
Үзара салым программасында патриотик тематика да бар. Зур булмаган Яңа Саклау авылында былтыр Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларына һәйкәл куйганнар иде. Быел уртак көч белән үз каһарманнары истәлегенә парк булдырырга җыеналар.
Яңа төзекләндерелгән объектлар, балалар мәйданчыклары күрше Карашай Саклау авылында, шулай ук башка җирлекләрдә һәйкәлләр салынган.
Бу көннәрдә Татарстанда халык җыеннары башланып китте. Үзара салым акчасының күләмен, аны нинди максатка куллану кирәклеген ачыклыйлар. Ә республика һәр җыелган сумга, гадәттәгечә тагын 4 сум өстәп бирергә әзер.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
«Бала хокук дөньясында»  республика конкурсы җиңүчеләре билгеле

Ни хәлләрдә яшәп ятасыз?

Сертификатның гомере кыскарамы?

Сертификатның гомере кыскарамы?

Сертификатың чынмы?

Сертификатың чынмы?

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+