20нче сентябрьдә җиденче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы уза.
Гамәлдәге Парламент Президиумы сессия башлану датасын билгеләде. Регламент буенча башта киңәшмәгә берничә оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен сайланган депутатлар вәкилләре җыела. Президиум утырышында сайлау нәтиҗәләрен Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев белдерде. Аның сүзләренчә, кампаниянең киләсе этабы — сайланган депутатларны теркәү. Ул яңа чакырылыш Парламентының беренче утырышына кадәр оештырыла.
Фәрит Мөхәммәтшин узган сайлау кампаниясен уңышлы узды, дип билгеләп үтте. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Шулай ук Дәүләт Советы Рәисе парламентарийлар Марат Әхмәтовка һәм Рөстәм Мөхәммәдиевка «Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен» дигән мактаулы билге тапшырды.
Сентябрь — традицион рәвештә сәяси һәм иҗтимагый тормыш вакыйгаларына бай вакыт. Фәрит Мөхәммәтшин Бөтендөнья Ислам Лигасы генераль секретаре урынбасары белән очрашты. Парламентарийлар «Казан ДИджитал Уик» халыкара форумында, шулай ук Россия белән Кытай арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 75 еллыгына багышланган тантаналы чарада актив катнашты.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөтендөнья Ислам Лигасы Генераль Секретаре урынбасары Абдул-Рахман бине Абдулла әл-Зейд белән очрашты.
Бөтендөнья Ислам Лигасы делегациясе Казанга «Фидакарь үсеш өчен БРИКС җәмәгатьчелеге» Халыкара түгәрәк өстәлендә катнашуга килде. Фәрит Мөхәммәтшин Ислам дөньясы белән сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар диалогны үстерүдә республиканың зур роленә игътибар юнәлтте. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда 175 милләт вәкиле яши. «Бу республика җитәкчелегеннән һәр милләткә карата хөрмәт һәм тыныч мөнәсәбәт таләп итә, бергәләп һәм күп кенә мәсьәләләрне зур аңлау белән хәл итәргә кирәк». Ул Татарстан җитәкчелегенә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Генераль Секретарь урынбасары шулай ук Согуд Гарәбстаны рәсми рәвештә БРИКСка кушылды, дип билгеләп үтте, һәм шуңа күрә Корольлек алда торган саммитка зур игътибар итә, ул шулай ук икътисадый элемтәләрне киңәйтергә мөмкинлек бирә. Очрашу башланыр алдыннан делегация парламент үзәгендә булды һәм Татарстан Республикасы парламентаризм музее экспозицияләре белән танышты.
Узган атнада Россия белән Кытайның дипломатик мөнәсәбәтләре урнаштыруга 75 ел тулды. Казанда түгәрәк датаны тантаналы төстә билгеләп үттеләр.
Казанда «Алтын Мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале җиңүчеләре һәм лауреатлары игълан ителде.
Фестивальне ябу тантанасында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты. Ул традицион Халыкара кинофорумның популярлыгын арттыруын билгеләп үтте. «Кинофестиваль — ул уникаль мәйданчык, зур тормыш процессында катнашучыларның һөнәри үсеш мәктәбе. Мондый форум халыкара гуманитар элемтәләрне ныгытуга зур өлеш кертә.»
Узган атнаның парламент хәбәрләре турныда кыскача шулар иде.