Узган атнаның төп халыкара вакыйгасы 15 нче Казан Форумы. Саммит барышында дистәләрчә дискуссия мәйданчыклары, ислам дәүләтләре вәкилләре белән очрашулар, хатын-кызлар трегы, Раша хәләл маркеты узды. Казан форумында Татарстан парламентарийлары актив катнашты.
Форумның бай программасы югары сәяси һәм эшлекле дәрәҗәләрдә сөйләшүләр алып бару, ислам дөньясында үз казанышларыңны күрсәтү, киләчәктәге гамәли хезмәттәшлек турында килешергә мөмкинлек бирде. Ике яклы хезмәттәшлек буенча очрашуларга зур игътибар бирелде. Казан Форумы кысаларында Рөстәм Миңнеханов катнашында ике яклы мөһим очрашулар узды.
Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин — Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы даими вәкиле, фәлсәфә фәннәре докторы, мәдәния, тарих һәм милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә профессор, белгеч Рамазан Абдулатипов белән аралашты.
«Россия — Ислам дөньясы: Казанфорум-2024» 15 нче халыкара икътисадый форумында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең хезмәттәше — Минск өлкә депутатлар Советы рәисе Наталья Якубицкая белән очрашты. Яклар киләчәктә парламентара элемтәләрне үстерү һәм Россия-Белорусь арасындагы хезмәттәшлек кысаларында төбәкара диалогны киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алышты. 2022нче елда Гродно шәһәрендә Татарстан Дәүләт Советы һәм Минск өлкә депутатлар советы арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды, ә узган елда — Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы һәм Минск өлкәсенең Стародорожский районы арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турындагы Килешүгә кул куелды.
Бүген икътисадны, инвестиция, икътисадый проектларны үстерү мөһим, әмма иң мөһиме дуслык. Шул нигезгә таянып үзара мөнәсәбәтләребез корыла да инде.
Без бу дуслыкның Бөек Ватан сугышының авыр елларында барлыкка килүенә нигезләнеп саклыйбыз. Ул еллардагы авырлыклар, юклык безне шулкадәр ныгыткан ки, хәтта бүген суверен дәүләтләр булуга карамастан без бергә.
«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2024» Халыкара икътисадый форумы барышында «Хатын-кыз карашы» трегы да узды. Катнашучылар традицион гаилә һәм әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм популярлаштыру, матурлык һәм мода мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Инде икенче ел рәттән уза торган «Хатын-кыз карашы» оештыручылары булып «Мәрхәмәт-Милосердие» Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары чыгыш ясый.
СНХ Алсу Нәбиева «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе
Дөньяның 17 иленнән һәм Россиянең күп кенә төбәкләреннән 40 лап вәкил катнашты. Катнашучылар хатын-кызларның сәясәттә роле турында сөйләделәр, хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерүнең уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасының конгресс-залында сәүдә-сәнәгать палаталарының халыкара форумы узды. Анда 17 чит илдән — 300 дән артык вәкил катнашты. «Татарстан Палатасы республика хакимиятенең барлык тармаклары белән эшлекле бергәлекне бәйләүче үзенчәлекле күпер булып тора, аның мәнфәгатьләрен федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә яклый, норматив-хокукый база эшләүдә актив катнаша», — дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.