Узган атнада Хөкүмәт Рәисе Дәүләт Думасында еллык хисап белән чыгыш ясады. Федерация Советында Идел буе халыкларының милли киемнәрен тәкъдим иткән тарихи-этнографик проект күргәзмәсе ачылды. Бу һәм башка темалар турында праламент хәбәрләрендә. Алар белән Алия Галиуллина танышытра.
Дәүләт Советының 52нче утырышында органнар һәм оешмалар парламентарийларга хисап, мәгълүмати хәбәрләр җиткерде. Фәннәр академиясе узган елгы эш турында зур доклад тәкъдим итте. Халык сайланучылары алдында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Иҗтимагый палата башлыгы чыгыш ясады. Бу чакырылышта мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты да үз эше турында хисап тотты.
Узган атнада Хөкүмәт Рәисе Дәүләт Думасында еллык хисап белән чыгыш ясады. Федерация Советында Идел буе халыкларының милли киемнәрен тәкъдим иткән тарихи-этнографик проект күргәзмәсе ачылды. Республика парламентында Казан дәүләт мәдәният институты студентлары — реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр өлкәсендә булачак белгечләр өчен экскурсия уздырды. “Бердәм Россия” Татарстан төбәк бүлегендә беренчел тавыш бирүдә катнашу өчен гаризалар кабул итүләре дәвам итә.
Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин Дәүләт Думасында еллык хисапны тәкъдим итте .Ул 2023нче елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләп, депутатлар сорауларына җавап бирде. Росстат нәтиҗәләренә караганда узган ел тулаем эчке продукт өч бөтен уннан алты процентка арткан, бу үсеш алган илләрнең уртача күрсәткеченә караганда ике тапкырга
Федерация Советында «Идел буе халыкларының милли киеме» тарихи-этнографик проекты күргәзмәсе ачылды.