Дәүләт Советында «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте Югары Советының һәм шул ук исемдәге депутатлар төркеменең уртак утырышы булды. Бөек Ватан сугышы вакытында Татарстан яшьләренең Хезмәт батырлыгы турында фикер алыштылар. Зур предприятиеләр җитәкчеләре, парламентарийлар яшьләрнең тылда ничек эшләүләрен искә төшерде. Яшь буын белән патриотик эш алып бару мисалларына тукталдылар.
Сугыш вакытында буынның хезмәт батырлыгын бәяләп бетерерлек түгел. Тарихи фактлар сугыш чорында әтиҗәле эшләгән предприятиеләр стендларында чагыла. Казан авиация заводы музее директоры Янина Чурбанова предприятиенең эше турында тәэсирләнеп сөйли.
Нәкъ менә биредә танылган ПЕ-2 һәм Пе-8 маркалы хәрби самолетлар җыйганнар. Кайбер көннәрдә унлап самолетны фронтка озатканнар. Квалификацияле эшчеләр фронтка китә. Станокларда ач – ялангач көе 14 яше тулмаган балалар. хатын-кызлар эшли.
Дәүләт Советында «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Абделҗанов та даими рәвештә патриотик тәрбия бирү кирәклеген искәртә. Ул «Аҗаган» предприятиесен җитәкли. Мәктәп инициативаларына һәрвакыт ярдәм итә. Әйтик, Казандагы 64нче мәктәптә Бөек Ватан сугышы музее эшли, андагы экспонатларны парламентта тәкъдим иттеләр.