Күпләр шәһәр паркларында яшәүче үрдәкләрне тукландырып, изге гамәл кылабыз, кошларны ачлыктан коткарабыз дип уйлый. Кайчакларда үрдәкләргә генә түгел, ә башка кошларга да ярамый торган икмәк кисәкләрен ашаталар. Ният изге, тик ул кошлар файдасына түгел. Бу кошларны тукландыру балансын белмәүдән килеп чыга.
Урицкий исемендәге парк шәһәр халкының яраткан урыны. Кешеләр бирегә үз балалары белән бергә, җирле үрдәкләрне ашатырга да киләләр. Кошларга икмәк, батон һәм күмәч бирәләр. Тик күчмә кошларга зыян салулары турында уйланмыйлар.
Беркадәр икмәк белән туклану кошларга файдалы, әммма еш кына икмәк судагы кошларның төп азыгына әйләнә.
Күп күләмдә шикәр, чүпрә, тәмләткечләр кошларга нәзакәтле ашамлыклар түгел, ә чын үлем кушылмасы, ди орнитологлар.
Ветеринар Динә Горшенина: “Болар барысы да кошларның ашказанына зарарлы, ашказаны-эчәкләрдә зыянлы гөмбәчекләр үсүгә китерә.”
Мондый ашамлыклар ашкайнату системасының дөрес эшләмәвенә, симерүгә китерә. Кошларның канатларында да үзгәрешләр барлыкка килә, авыраялар. Күчмә кошларның җылы якларга очарлык хәле булмый, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин.
Кошларга шундый ризыклар ашату сулыкларга да зыян китерә. Сулар пычрана, суүсемнәр арта, азык калдыкларына тычканнар, күселәр ияләшә. Әгәр үрдәкләрне ашатырга теләсәгез, истә тотыгыз – бөртек, ярма яки җиләк-җимеш калдыкларын бирү күпкә файдалырак.
Лилия Талипова, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.