Пандемия шартларында да Россия икътисады яңадан торгызыла. Бу хакта дәүләт башлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров белән очрашуда әйтте , дип хәбәр итә ТАСС мәгълумат агентлыгы.
«Кызганычка каршы, пандемиянең тискәре йогынтысы әлегә хәл итеп бетерелмәгән , вируска каршы көрәш дәвам итә. Шуңа да карамастан, икътисад һәм икътисадның реаль секторы торгызыла” — диде РФ Президенты.
Путин сүзләренчә, Россия икътисады пандемия вакытында тотрыклылык күрсәтә алды. Әйтик, дөнья икътисадына караганда илнең ВВП сы (бу илдә күрсәтелгән барлык хезмәтләрнең һәм җитештерелгән продукциянең йомгаклау бәясен характерлаучы төп күрсәткеч) азрак кимегән. Бу Россия икътисады тармакларының эзлекле эш алып баруы нәтиҗәсе.