Пандемия шартларында Казан хосписы катлаулы хәлдә калган. Медицина стационарлары хроник авыруларны кабул итүне туктаткан. Анжела Вавилова исемендәге фондның күчмә хезмәте бердәнбер ярдәм чыганагы булып калган. Пандемия шартларында хоспис ничек эшли? Бу хакта киләсе материалда.
90 яшьлек Евдокия Переломова стационарда инде бер ел. Яхшы гомер кичердем,ди. Хәзер дә зарланмый. Табиблар монда — бик игътибарлы.
Евдокия Переломова: «Мине бик яхшы карыйлар. Мине күтәреп кенә йөрттеләр. Монда кергәндә аякка басарлык та хәлем юк иде. Хәзер йөрим.»
Валентина Лимонова биредә улын карый. Элек хоспистан чыгып керергә, әйтик, кибеткә барып килергә була иде, ди. Хәзер-коронавирус шартларында-кире кертмәскә мөмкиннәр.
Валентина Лимонова: «Улымның хәлен даими күзәтеп торырга кирәк. Вакытында тукландырам, памперсларын алыштырам, юам, кислород бирәм.»
Хосписта куркынычсызлык чаралары көчәйтелгән. Медицина хезмәткәрләрен «вахта» ысулына күчергәннәр. Атна буена торып эшлиләр, бу вакытта аларга хоспис территориясеннән чыгу тыела. Кирәк булганда -мобиль бригадалар эшли. Табибларны саклагыч костюмнар белән тәэмин иткәннәр, автомобильләрне антисептиклар, дезинфекторлар белән эшкәртәләр.
Күчмә бригада шәфкать туташы Людмила Краснова: «Медицина хезмәткәрләренең үзләренә дә якланырга, пациентларны да якларга туры килә. Шуңа күрә саклагыч костюмнарга киенәбез. Машинада киенәбез. Кулланылганннарын аерым капчыкларда утильләштерәләр.»
Күчмә бригадалар Казанда гына түгел, Биектау, Яшел Үзән, Питрәч, Лаеш һәм Арча районнары пациентлары янына да бара. Күптән түгел Саба һәм Кукмара районнарында паллиатив ярдәм кабинетлары ачылды.
Анжела Вавилова исемендәге иҗтимагый хәйрия фонды Идарәсе рәисе Владимир Вавилов: «Каты авырулар янына йөриләр, кирәк булганда, без авыруларны 2-3 көнгә кирәкле материаллар, медикаментлар белән тәэмин итәбез, озак вакыт дәвамында туганнарын җиһазлар белән эшләргә өйрәтәбез.»
Пандемия аркасында шәхси иганәләр күләме дә кимегән. Нәкъ менә алар Казан хосписын финанслауның яртысын диярлек тәшкил итә. Хәзер гади кешеләр күбрәк булыша — 500, 100, илле шәр сум бирүчеләр дә бар.
Ралина Абрамова, Ирек Хәмидуллин.