Озакка сузылган каникуллар тәмамланды. Димәк, барлык учреждениеләр дә стандарт режимда эшли башлый.Шул исәптән вакцинация пунктлары да ачыла. Шунысы куанычлы, ял көннәрендә коронавирус белән авыручылар саны кимегән. Ягъни хәзер статистика саннары элеккеге кебек артмый. Шулай да табиблар прививканы ясатырга һәм ревакцинация турында онытмаска киңәш итә.